3 август көне ниләр белән тарихта калды?

Кандагар

27 ел элек (1995) Кандагарда (Әфганстан) «Ил-76» Россия самолеты тоткарлана. «Аэростан» Казан компаниясенең бу очкычы Әфганстан хөкүмәте заказы белән коммерцияле рейс башкара. Йөкне тикшергәндә, бер тартмада күчереп йөртү тыелган эре калибрлы снарядлар табыла. Бу йөк агентлар тарафыннан төялгән дигән версия бар. Самолетның җиде кешелек экипажы кулга алына. Дипломатик сөйләшүләр уңышсызлыкка очрый. Экипаж әгъзалары бик авыр шартларда 378 көн әсирлектә була. 1996 елның 16 августында алар үзләренең самолетына утырып качалар.

1996 елның августында Россия Президенты Борис Ельцин «Ил-76» самолеты экипажын бүләкләү турында указга кул куя. Командир Владимир Шарпатов, икенче пилот Газинур Хәйруллинга Россия Герое исеме бирелә, калганнары Батырлык ордены белән бүләкләнә.

2010 елда режисер Андрей Кавунның «Кандагар» дип аталган фильмы дөнья күрә.

Беренче кинофестиваль

63 ел элек (1959) ел элек Мәскәүдә беренче Халыкара кинофестиваль ачыла. Ул 17 августка кадәр дәвам итә. Фестивальдә 25 ил катнаша, программага 30 картина керә. Жюрины совет режиссеры  Сергей Герасимов җитәкли. Сергей Бондарчукның «Судьба человека» фильмы җиңү яулый.

Христофор Колумб

530 ел элек (1492) Христофор Колумбның беренче экспедициясе башлана. Аның максаты Азиягә диңгез юлын эзләү була. Европадан Индиягә юл проекты  аның тарафыннан инде 1480 нче елларның башында ук эшләнә.

Фәния Әхмәтҗанова  әзерләде


Фикер өстәү