5 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара светофор көне

1914 елның бу көнендә Кливлендта Америка светофор компаниясе 105 нче урам һәм Эвклид авенюсы чатында бүгенгесенә шактый охшаш, дүрт электрга көйләнгән светофор куя. Аны Джеймс Хог ясый. Бу светофорларның ике сигналы була: кызыл һәм яшел. Берсеннән икенчесенә күчкәндә тавыш чыгара. Светофор белән пыяла будкада утырган полицейский идарә итә.

Беренче светофор  шактый алдан уйланып табыла. Аны инглиз Джей Найт  ике төстәге, кул белән идарә ителешле итеп ясый. 1868 елда бу светофор Лондонда, парламент бинасы янына куела. Техник яктан төгәлсезлекләр булу сәбәпле, ул шартлый һәм полицейскийны яралый. Шуннан соң алып ташлыйлар.

Сары төсне дә кулланып, өч төстәге беренче светофорлар 1920 елда Нью-Йоркта барлыкка килә. Аны Уильям Поттс белән Джон Харрис уйлап таба.

СССРда беренче светофор 1930 елның 15 гыйнварында, Ленинградта куела. Мәскәүдә ул  соңрак, 1930 елның 30 декабрендә пәйда була.

Президент символлары

26 ел элек (1996) президент хакимияте символлары билгеләнә. 1996 елның 5 августында Россия Президенты Борис Ельцин бу хактагы Указга кул куя. Аның нигезендә президент хакимияте символлары булып түбәндәгеләр билгеләнә: Штандарт (флаг) һәм Россия Федерациясе Президенты билгесе, шулай ук Россия Конституциясенең махсус данәсе. Бу символлар беренче тапкыр 1996 елның 9 августында, Борис Ельцин Россия Президенты вазыйфасына килгәндә кулланыла

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү