16 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара яктылык көне

ЮНЕСКО тарафыннан 2017 елның ноябрендә гамәлгә куела. Ул фәндә, мәдәнияттә һәм сәнгатьтә, мәгарифтә һәм тотрыклы үсештә, шулай ук медицина, коммуникация һәм энергетика кебек төрле өлкәләрдә яктылыкның роленә багышлана.

 

Халыкара тынычлыкта тату яшәү көне

2017 елның 8 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясе үзенең резолюциясе белән 16 майны Халыкара тынычлыкта тату яшәү көне (International Day of Living Together in Peace) дип игълан итә.

 

Биограф көне

1763 елның нәкъ шушы көнендә Сэмюэл Джонсон (Samuel Johnson, 1709-1784) үзенең биографы Джеймс Босуэлл (James Boswell, 1740-1795) белән Лондондагы китап кибетендә беренче тапкыр очраша. Бу очрашуның нәтиҗәсе – 1791 елда чыккан «Сэмюэл Джонсон тормышы» исемле (The Life of Samuel Johnson)  ике томлы китап.

Биографларның хезмәте нәтиҗәсендә безнең көннәргә кадәр теге яки бу чордагы бөек кешеләренең тормышы, шул вакыттагы гореф-гадәтләр турында  мәгълүматлар килеп җитә.

 

Бактериология институты

1897 елның 16 маенда Казанда бактериология институты бинасы төзелеше башлана. Аның инициаторы булып хирургия патологиясе кафедрасы профессоры Николай Высоцкий чыга. Оешма 1900 елның февралендә ачыла, революциядән соң ТАССР Сәламәтлек саклау наркомының Төбәк микробиология институтына әверелә.

 

Беренче Оскар

1929 елның 16 маенда Америка киноакадемиясе премиясен тапшыруның беренче тантанасы уза. Ул нибары 15 минут дәвам итә, «Оскар» статуэткасы урынына җиңүчеләр «Рәхмәт хатлары» ала. Ул вакытта «Иң яхшы фильм» номинациясе булмый,  башка категорияләрдә Уильям Уэллманның «Крылья» һәм Фридрих Мурнауның «Восход солнца» кинокартиналары җиңә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү