Россиядә автокредит алучылар саны арткан

Бу елның апреле автомобиль сатучыларга уңыш китергәндер. Ник дигәндә, апрель ае нәтиҗәләренә карасак, банклардан халыкка бирелгән автокредит күләме соңгы ун ел эчендәге рекордлы күрсәткечкә җиткән.  Сан белән әйтсәк, 110 млрд сум бу!

Frank RG экспресс-мониторинг үзәге мәгълүматларына караганда, автокредитның уртача хакы да рекордлы булган – 1,42 млн сум. Чагыштыру өчен: 2022 елның февралендә автокредит чегы 1,4 млн сумга җитәр-җитмәс булган.

Frank RG белгече Станислав Сухов белдергәнчә, автокредит бирү базары акрынлап кына яңа һәм кулланылган машиналар сегментында да үсешен дәвам итә. Ел азагын фаразласак, белгеч әйтүенчә, машина базары 2021 елгы күрсәткечләргә җитәргә мөмкин. Ул елны 1,1 трлн сумга 935,3 мең автокредит рәсмиләштерелгән булган икән.

Кайбер белгечләр искәрткәнчә, уңайлы шартларда эшләвен дәвам итсен өчен, машина базарына озаграк вакыт та кирәк булуы ихтимал. Әйтик, яңа «тимер атлар» сатып алу өчен ташламалы кредит программалары, базарны Кытай брендлары белән тутыру, илнең үзендәге җитештерүчәнлеген арттыру. Параллель импорт әлегә Россия базарыннан киткән маркалы автомобильләргә ихтыяҗны өлешчә генә канәгатьләндерә дип ассызыклыйлар.

Сүз уңаеннан, ташламалы автокредит программасы быел да гамәлдә булачак. Аны гаиләдә кимендә бер 18 яше тулмаган бала тәрбияләүче кешеләр, табиб, укытучы, хәрбиләр һәм тәүге тапкыр машина сатып алырга җыенучылар куллана ала. Моңа өстәп бу мөмкинлек алты елдан «зуррак» машиналарны «трейд-ин» шартларында тапшыручыларга да бирелә. Шарты: кимендә бер елдан артык әлеге машинаның хуҗасы булып тору кирәк. Дәүләт автомобильнең 20 проценты күләмендә ташлама бирәчәк. Шунысын да искәртергә кирәк: әлеге программада барлык банклар да катнашмый.

Узган ел ташламалы автокредит программасында Lada, УАЗ, ГАЗның барлык модельләре, шулай ук Кытайның Haval Jolion кроссоверы катнашкан иде. Быел программаның төп «аты» булып «АвтоВАЗ» калачак.


Фикер өстәү