Татарстанда мартта бирелгән автокредитның уртача күләме 1,1 миллион сум булган

Татарстанда март аенда машина сатып алу өчен бирелгән кредитның уртача күләме 1 140 642 сумны тәшкил иткән. Бу – алдагы ай белән чагыштырганда 1,6 процентка азрак. Әлеге мәгълүматны Кредит тарихлары буенча илкүләм бюро (НБКИ) җиткергән.

Ил буенча автокредитның уратча күләме март аенда 1,28 миллион сумны тәшкил иткән. Бу – февраль белән чагыштырганда 5,3 процентка азрак. Иң зур күрсәткечләр Мәскәүдә (1,85 млн), Санкт-Петербургта (1,67 млн), Мәскәү (1,61 млн), Ленинград (1,44 млн) һәм Новосибирск (1,35 млн) өлкәләрендә теркәлгән.
Авторкедитның уртача күләме Тула өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Волгоград, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләрендә арткан. Кимү исә Вологда, Кемерово өлкәләрендә, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә күзәтелгән.


Фикер өстәү