Кредит тарихы начар булганнарга аны яхшырту буенча киңәш бирделәр

Илкүләм кредит тарихлары бюросының (НБКИ) маркетинг буенча директоры Алексей Волков начар кредит тарихын яхшырту ысулын атап үткән. Аның әйтүенчә, моның өчен кредит картасын булдырырга кирәк. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Белгеч аңлатып үткәнчә, кредит түләүләрен вакытында хәл итеп бармау аркасында кредит тарихының сыйфаты начарая. Кредит тарихын яхшыртуның иң әйбәт ысулы – яңа кредит алып, аны бик вакытлы, бик төгәл түләп бару, ди Алексей Волков. Белгеч сүзләренә караганда, моның өчен иң кулае – кредит картасы. Ник дигәндә, картаның ташламалы чорыннан дөрес файдаланганда, шәхси рейтингны өстәмә чыгымнарсыз гына да күтәрергә мөмкин икән.


Фикер өстәү