• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Галимә Тәэминә Биктимерова: Татар кызларының таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери

    Галимә Тәэминә Биктимерова: Татар кызларының таланты чит җирләрдә, төрмәләрдә чери

    Чулпан Закирова: «Диснейлэндка юллама бүләк итсеннәр иде»

    Чулпан Закирова: «Диснейлэндка юллама бүләк итсеннәр иде»

    Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

    Жириновский сәясәтчеме, әллә артистмы?

    Ләлә Миңнуллина: «Күбрәк кызым сөендерә мине»

    Ләлә Миңнуллина: «Күбрәк кызым сөендерә мине»

    Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

    Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай

    Акчаны кире сорамасмы?

    Акчаны кире сорамасмы?

    1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

    1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

    Азан догасы

    Азан догасы

    Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

    Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медален тапшырды: «Сезнең ярдәм һәм мөнәсәбәтегез ир-атларны рухландыра»

    7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

    7 кешене янгыннан коткарган Руслан Нургалиев: «Мин үземне геройга санамыйм»

    Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар

    Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар

    1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

    1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

    Эш урынында алган җәрәхәт өчен нигә түләмиләр?

    Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

    Хиҗама ясаучы Миңнур Талтирәкова: «Кешенең йөзе – эчке әгъзаларның көзгесе»

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

    Язгы исләр «хисле» була: хушбуйны ничек дөрес итеп сайларга?

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    Варикоз тромблар барлыкка китерә һәм коронавирус куркынычын көчәйтә

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    8 Мартка бүләк бирү гөнаһ түгелдер бит?

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Яман шештән саклаучы 4 РИЗЫК

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Бүләккә гөл сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    Күрәгә ашасаң, күзең яхшы күрер

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

    ДЦП диагнозы белән туып, аны җиңгән Рузал Габитов: «Сулау гимнастикасы барлык чирләремне бетерде»   

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Кредит каникулы: кемнәргә бирелә һәм ничек аласы?

- ieditor
05.05.2020
- Җәмгыять, Төп
0
Кредит каникулы: кемнәргә бирелә һәм ничек аласы?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Сер түгел, бүген күпләрне авыру түгел, ә тамак кайгысы борчый. Үзизоляция кертелү сәбәпле, эшсез һәм табышсыз калучылар да шактый. Шул сәбәпле, кредит, ипотека өчен түләүләр дә авырлашты. Мондый очракта халыкка ниш­ләргә? Түләүләрне туктатып тору өчен нинди шартлар үтәлгән булырга тиеш? Пандемиядән зыян күрүне банкка ничек дәлилләргә? Әлеге һәм башка сорауларга «ВТ»ның даими белгече – икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох җавап бирде.

:: Игорь Анатольевич, кредит каникуллары турында аңлатып китсәгез иде.

– Кредит каникуллары дип без кредит яки заем буенча түләүләрне күпмедер вакытка тулысынча туктатып торуны яки аларның күләмен киметүне әйтәбез. Әлеге мөмкинлек кредит алучыга закон нигезендә бирелә. Һәм шартлар үтәлгән очракта, банк кредит каникулларын бирүдән баш тарта алмый. Быелның апрелендә күп кенә банклар әлеге юнәлештә үз программаларын кертте. Аның нигезендә, кредит бирүче «каникул»ны законда каралмаган яки күпкә җиңелрәк шартларда бирә ала. Бу шартлар белән банкның интернет сайтында танышырга мөмкин.

:: Мондый ярдәмнән кемнәр файдалана ала?

– Закон буенча, әлеге программадан банктан, микрофинанс оешмасыннан, кредит кооперативыннан яки профессиональ кредитор булып торган башка оешмадан бурычка акча алып торган һәр физик зат файдалана ала.

Игорь Кох

:: Түләүләрне күпме вакытка кадәр чигереп торып була?

– Кредит түләүләрен алты айга кадәр тулысынча (төп бурычны һәм процентны) туктатып торырга яки киметергә мөмкин. Каникулның төгәл вакытын бурычы булган кеше үзе билгели.

:: Каникулны нинди төр кредитларга алырга мөмкин? Аларның шартлары белән дә таныштырып китмәссезме?

– 2019 елның 31 июленнән әлеге мөмкинлектән авыр тормыш шартларында калган (эшсез калган һәм керемнәре шактый кимегән, инвалидлыкка яки озакка сузылган авыруга дучар булган, гаиләдә тәрбиягә мохтаҗ кеше барлыкка килгән) ипотека кредитын түләүчеләр файдалана ала. Каникуллар бары тик өстәмә шартлар үтәлгән очракта гына бирелә. Моннан файдалану өчен кредит алып түли торган фатир бердәнбер булырга; кредит түләү өчен тотыла торган акчаның күләме бурычка алучының кеременнән билгеләнгән нормативтан югарырак булырга; кредит күләме 15 млн сумнан артык булмаска тиеш. Болардан тыш, кредитның моңа кадәр реструктуризация узмавы да шарт.

Пандемия булу сәбәпле, быелның 3 апрелендә кабул ителгән закон буенча, каникулны теләсә нинди кредиты булган физик затлар ала ала. Моннан файдаланучы өчен бары тик ике генә шарт үтәлү кирәк. Беренчедән, бурычка алып торучының соңгы айда кереме узган елның уртача айлык кеременнән 30 процентка кимрәк булу шарт. Икенчедән, кредит күләме Россия хөкүмәте билгеләгәннән артып китмәскә тиеш. Шулай итеп, каникуллардан файдаланыр өчен кредитның максималь күләме билгеләнде. Автокредитлар өчен ул – 600 мең сум, кредит карталары өчен – 100 мең сум, башка төр кулланучылар кредитлары өчен – 250 мең сум (индивидуаль эшмәкәрләр өчен лимит – 300 мең сум); ипотека кредитлары өчен – 2 млн сум (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен ипотека кредитларына зуррак лимит билгеләнгән). Димәк, каникулга бурычлары әлеге суммадан артып китмәгән кешеләр өмет итә ала. Шунысын да искәртергә кирәк: әлеге закон вакытлыча гына эшли. Мондый шартларда кредит каникулларын алыр өчен 2020 елның 30 сентябренә кадәр генә мөрәҗәгать итеп була.

:: Кредит каникулын алыр өчен кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Барлык эре банкларның да дистанцион режимда (онлайн банктагы шәхси кабинет яки рәсми сайт ярдәмгә килер) гариза кабул итә торган сервислары бар. Мөрәҗәгать итеп, аннан җавап көтәргә генә кала. Банк бурычка алучының мөрәҗәгатен 5 эш көне дәвамында карарга бурычлы. Алар без югарыда искә алган шартлар үтәлмәгән очракта гына баш тартырга мөмкин.

:: Кешегә үзенең пандемиядән зыян күрүен дәлилләргә кирәк булачакмы?

– Нәкъ менә пандемиядән зыян күрүен дәлилләргә кирәкми. Айлык кеременең шактый кимүен күрсәтү дә җитә. Сәбәбе башка да булырга мөмкин. Кирәкле мәгълүматларны банк Салым федераль хезмәтеннән, Пенсия фондыннан, Социаль иминият фондыннан да соратып алырга мөмкин.

:: Ярты ел узгач, банк шул вакытта түләнәсе бөтен бурычны да шунда ук таләп итәргә мөмкинме? Кредит түләмәгән вакыт өчен банк, булачак түләүләргә процентлар өстәп, кредит вакытын озайта аламы? Киләсе айларда айлык түләү артачакмы?

– Кредит каникуллары вакытында банк кредиттан файдаланган өчен процентлар өсти, ягъни кешенең бурычы банк каршында арта. Ләкин каникуллар беткәч, айлык түләүләр шулай ук (ягъни каникулга кадәрге кебек) калачак. Һәм җыелган бурычны берьюлы түләргә кирәк булмая­чак. Каникул вакытында өстәлгән процентлар һәм башка түләнмәгән түләүләр соңрак, ягъни кредит вакытын озынайту хисабына түләнәчәк.

:: Игорь Анатольевич, әңгәмәбез ахырында, гомумән, пандемиянең банк системасына ничек йогынты ясавына да аңлатма бирсәгез иде.

– Әлегә сизелерлек йогынты ясамады: банклар тотрыклы, запас акчалары да бар, клиентларына барлык төр хезмәтләрне күрсәтүне дәвам иттерәләр һәм барлык бурычларын үтиләр. Дөрес, күп кешеләрнең бурычларын түли алмаулары банклар өчен яхшы булмаса да, критик хәл түгел. Әгәр кирәк була калса, Россия Банкы коммерцияле банкларга ярдәм күрсәтәчәк.

:: Алайса банкта акчалары булган кешеләр тынычлап йок­лый ала?

– Әлеге вакытта банклар кешеләрнең акчаларын кире бирүдә бернинди дә кыенлыклар кичерми. Һәм киләчәктә дә бернинди дә чикләүләр көтелми. Ә инде ниндидер бер банк үз бурычларын үти алмый башлаган очракта, Россия­дә кертемнәрне мәҗбүри иминиятләштерү системасы эшли. 1 млн 400 мең сумга кадәр булган барлык кертемнәр дә иминиятләштерелгән һәм алар банк үз эшчәнлеген туктату турында игълан иткәч, ике атнадан соң тулысынча түләнә.

Зөһрә Садыйкова

Тэглар акчабанкЗөһрә Садыйковакредит
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Республикада коронавирустан тагын биш кеше үлгән

11:05

Татарстанда җиңел машина һәм такси бәрелешкәч, биш кеше имгәнгән

11:04

Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде

08:00

«Татар кызы — 2021» исеменә Айгөл Котдусова лаек булды

20:35

Татарстанда авариядә ике кеше һәлак булган

17:09

Чернышенко Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларны карады

16:06

Бер көндә Татарстанда 3 меңнән артык кеше ковидтан вакцина ясаткан

14:11

Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак

13:11

Казанда карбон полигоны булдырылачак

13:09

Россиядә 65 яшьтән өлкәннәрне мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләтү гамәлдән чыгачак

12:47

Казанга Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко килде

10:47

Ахыры күренмәгән көрәш

10:03
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Ришат Төхвәтуллин: «Көнләшүчеләр артты»

03.03.2021

«ГТРК-Татарстан» һәлакәттә ире үлгән 3 бала анасына бер атнада 3 миллионнан артык акча җыйган

27.02.2021

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!