2 апрель тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Россия һәм Белоруссия халыклары берләшкән көн

Россия һәм Белоруссия дәүләтләре берлеге оештырылган көнгә багышланган бу бәйрәм ике дәүләтнең указы белән гамәлгә керә. Бүгенге көндә дәүләтләр берлеге кысасында  сәнәгать, энергетика, төзелеш, мәгълүмати технология, галәмне үзләштерү буенча программалар тормышка ашырыла.

Бөтендөнья аутизм проблемасы турындагы мәгълүматны тарату көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела.

Халыкара Балалар китабы көне

Бу көнне үткәрү башлангычы белән немец язучысы Йелла Лепман чыга. Ул әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көненә багышлана.

Авторлык хокукы

110 ел элек (1911) “Авторлык хокукы турында”гы закон кабул ителә. Россия тарихында ул авторлык хокукларын көйләүче беренче документ була.

«Евгений Онегин»

188 ел элек (1833) Александр Пушкинның “Евгений Онегин” романы тулысынча басылып чыга. Бу әсәрне шагыйрь 1823 елны Кишиневта сөргендә чагында яза башлый. 1830 елның сентябрендә Болдинода соңгы ноктаны куйгач, әсәрне язарга күпме вакыт киткәнен исәпләп чыгара: 7 ел, 4 ай, 17 көн. Биш мең тираж белән чыккан романны бер атнада сатып алып бетерәләр.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү