Яшел Үзәндә газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә акчалата компенцацияне оештыру өчен документлар әзерләргә кушкан. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Барысы да бер кешегә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак. Мөлкәтне югалту сәбәпле түләү бер кешегә 100 мең сум тәшкил итәчәк. Тагын 1 миллион сум һәлак булучының гаиләсе алачак.


Фикер өстәү