ЮХИДИ хезмәткәре белән хатынының үлеме сәбәпләрен ачыклыйлар

Кумертауда үз фатирында ЮХИДИ хезмәткәре белән хатынының мәетләре табылган, дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

Полициядә эшләүче ир иртән эшенә чыгарга тиеш була, әмма билгеләнгән вакытта килеп җитми. Борчылган хезмәттәшләре аның өенә килә, әмма ишекне беркем дә ачмый, телефон шалтыратуларына да җавап бирүче булмый. «Ишекне ачып кергәч, ЮХИДИ хезмәткәренең, аның 1991 елгы хатынының, шулай ук йорт хайваннарының мәетләре табылган», – дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Әлеге фаҗигага газ җиһазлары төзек булмау да сәбәп булырга мөмкин, дигән фараз да бар.


Фикер өстәү