“Рубин” Новосибирскида “Енисей”га оттырып, Россия Кубогы ярышыннан төшеп калды

Казанның “Рубин” командасы бүген Россия Кубогының ¼ финалында “Енисей”га каршы уйнады. Новосибирскида узган матчта Татарстан башкаласы футболчылары 1:3 исәбе белән оттырды һәм турнирдан төшеп калды.

ФНЛда чыгыш ясаучы хуҗалар командасы әле беренче таймда ук кунаклар капкасына җавапсыз өч туп кертте. “Рубин” үзенең бердәнбер тубын матчның бары 87нче минутында гына кертә алды. Әмма Герман Онугханың бу голы безнекеләргә ярдәм итмәде.

Россия Кубогының ¼ финалы кысаларында узасы калган 2 очрашуда “Алания” – “Зенит”, ЦСКА исә “Спартак”ка каршы уйный. Кичә узган матчта исә Мәскәү “Динамо”сы пенальти ярдәмендә “Балтика”дан өстен чыкты.


Фикер өстәү