Гран-при  иясе Гамзә Нур Налбант: “Кардәшләрем, телегезне онытмагыз, ул шигырь кебек”

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың Гран-при  ияләре булып Биектау районың Мүлмә мәктәбе укучысы Гөлинә Минҗәләева, Пермь краеннан Ләйлә Наҗина һәм Төркиядән Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбант танылды. Кызлар барысы да татар теле дип янып  торганнардан.

– Мин – төрек кызы. Кояшлы Төркиядән килгән булсам да, карлы Татарстан һәм Казан һәрвакыт минем хыялымда яшәде. Һәм, ниһаять, мин монда. Хыялым тормышка ашты, Аллага шөкер. Мәктәптә укыган чакта татарча җырлар тыңлап, телегезгә гашыйк булдым. Бу да бит – төрки тел, нигә мин аңлый алмыйм, дип елый идем. Шуннан соң төрки телләрне аңлый башладым. Хәзер берничә телдә сөйләшә алам.  Ләкин татар теле минем өчен – иң мөһиме. Мин – магистрант. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итәм,  татар теле турында мәкаләләр язам. Алла боерса, гомер буе татар теленә хезмәт итәчәкмен. Төрекләргә – татарча, татарларга төрекчәне өйрәтәсе килә. Казан Кремлен, Колшәриф мәчетен, Сөембикә манарасын күргәч, үземне Алтын Урда, Болгар, Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек хис иттем. Мондый мөмкинлек тудырган өчен Татарстан республикасына рәхмәт. Татарлар, кардәшләрем, телегез шундый матур, шигырь кебек. Аны онытмагыз! Теле яшәгән халык яши. Татар халкы мәңге яшәсен, – диде Гамзә Казанда узган бөтенроссия туган телләр форумында.

Пермь өлкәсенең Тортүз авылыннан килгән Ләйлә Наҗина: “Мин – татар авылында, татар гаиләсендә туып-үскән авыл кызы. Киләчәгемне татар теленнән башка күз алдына китерә алмыйм. Өйдә бары татарча гына сөйләшәбез, мәктәптә татарча укыйбыз”, – диде. Ләйлә олимпиадага дәресләрдән соң  ныклап әзерләнгән. Киләчәктә мал табибы булырга хыяллана.

– Казанга килеп, татар гаиләсе корасым, татарча сөйләшәсем килә. Монда миңа бик ошый. Үземне өйдәге кебек хис итәм, – диде Ләйлә.

Биектау районының Мүлмә авылы кызы Гөлинә киләчәген татар журналистикасы белән бәйләргә җыена. “Башта артык тырышмаган идем. 9 нчы сыйныфтан олимпиадага җибәрделәр. Беренче елны уңыш елмаймады, 10 нчы сыйныфта призер булдым. Быел Гран-при оттым”, – дип сөенә Гөлинә.

Олимпиадада җиңүчеләргә өстенлекләр каралган: уку йортларына укырга кергәндә татар теленнән сынау булмый. Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә  узган чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай диде.  Олимпиадага илнең 28 төбәгеннән – 138, республикадан  280 укучы килгән. Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайжан, Австралиядән 12 укучы катнашкан. “Шунысы сөендерә: ел саен катнашучылар саны арта бара. Татар теленә мөнәсәбәт үзгәрми. Аны үстерүдә, татарның  киләчәген саклап калуга юнәлтелгән чараларны вакытында үткәрүдә татар теле укытучыларының роле зур. Без олимпиадада татар теленә мөнәсәбәтебезне күрсәтәбез. Биредә татар халкына мәхәббәт белән караган кешеләр җыелган”,  – диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан  Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов халыкара олимпиаданы зур вакыйга дип бәяләде.

– Әгәр Тукаебыз исән булса, телебезнең, традициябезнең киләчәгенә өмет барлыгына ышанып, ничек сөенгән булыр иде! Мәгариф министрлыгы телебез язмышы, киләчәге өчен зур эш башкара. Киләсе елда, унынчы  юбилей елында,  тагын да чаралар күрербез. Һәр катнашучы – татарның алтын баганасы. Телебез бар, ул шулай булырга тиеш, – диде Марат Әхмәтов.

Халыкара форумда Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин премиясе ияләрен дә бүләкләделәр, «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә йомгак ясадылар. Гран-прига Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Әдилә Мусина лаек булды.

– Иҗат белән шөгыльләнгән кеше  ул башкалардан ничектер аерылып тора. Әгәр алар арасыннан, 100–200 кешедән, берничә язучы, шагыйрь чыга икән, бу инде ярышның дөрес булуы хакында сөйли. Иҗат итү – бик авыр хезмәт. Әлбәттә, табигый талант та булырга тиеш, Ләкин аның белән генә ерак китеп булмый. Аның өчен укырга, өйрәнергә һәм язарга кирәк. Язучы гел язарга, аның кулы китмәскә тиеш, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, яшь каләм тибрәтүчеләргә рәхмәтен белдереп.

Сәрия Мифтахова

Фото: mon.tatarstan.ru

 

 

 

 

 


Фикер өстәү