Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләрдә калдырылган фикерләрне ничек укуы турында сөйләгәннәр

Татарстан Президенты матбугат секретаре Лилия Галимов Иннополиста узган “ТопБлок” эшлекле форумы барышында Президентның социаль челтәрләрдә үзенең постлары буенча калдырылган фикерләрне шәхсән укып баруын әйткән.

“Социаль челтәрләргә ул әледә-әле керә. Нәрсәнедер күреп шалтыратырга, бурыч йөкләргә мөмкин”,– дигән ул.
Шул ук вакытта Лилия Галимова социаль челтәрләрдә Президент постлары буенча калдырылган фикерләрне тулы бер команданың күзәтеп баруын искәрткән. Һәр көнне иртән хисап әзерләнелә. Президент, танышып чыкканнан соң, аны Премьер-министрга хәл кылуга тапшыра. Ул шулай ук социаль челтәрләр аша халыкның республикадагы үзгәрешләргә һәм хакимият карарларына карата нинди фикердә булуын күзәтеп бара, дигән Президентның матбугат секретаре.
“Ул һәрвакыт халыкның фикере белән кызыксына”, – дип йомгаклаган сүзен Лилия Галимова.


Фикер өстәү