Рөстәм Миңнеханов БДИдан 100 балл җыйган укучылар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов ике фән буенча БДИдан 200 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук олимпиада җиңүчеләре белән очрашу фотолары белән уртаклашты.

«Балалар белән горурланабыз! Аларның күбесе алтын медальләр яулады һәм химия, информатика, әдәбият буенча дөньяда иң яхшылары булды», – дип язган республика җитәкчесе үзенең телеграм каналында.

Балаларның әти-әниләренә сәләтле һәм тырыш балалар тәрбияләгәннәре, аларның укытучыларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән республика Рәисе.


Фикер өстәү