Рөстәм Миңнеханов Актанышта БДИдан 200 балл җыйган мәктәп укучылар белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышка эш сәфәре кысаларында БДИдан 200 балл җыйган мәктәп укучылар белән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында очрашты. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИдан югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлады. «Бу сезнең зур хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз, остаз педагогларыгызның эше, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәме нәтиҗәсе. Без сезнең белән бик горурланабыз. Сезне Олимпия чемпионнары белән чагыштырырга мөмкин. Сез – яшьләребез өчен чын үрнәк», — диде Татарстан Президенты.

Президент БДИда ике йөз баллл җыйганнарның перспективалары зур булуы, һәр Россия югары уку йорты андый абитуриентлар белән кызыксынуын әйтте.  «Киләчәктә барысы да үзегездән тора. Сез Татарстандагы югары уку йортын сайлый аласыз, яки Россиянең башка шәһәрендәгеләрне дә  сайларгаа мөмкин. Без сезнең белән элемтәләрне саклап калырга һәм киләчәктә дә элемтәдә торырга телибез. Әгәр киләчәктә Татарстанга кайтырга уйласагыз, без моңа бик шат булачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда быел 11 укучы 2 фәннән 200 балл җыйган. Татарстан БДИ нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләре исемлегендә.


Фикер өстәү