Винера Ганиева: «Йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы идең, Камилем…»

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева ире Камил Фәйзрахманов белән туй көннәренә туры китереп, аның каберенә таш куйдырган. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итә.

– Яратканым минем, җаным минем. Безнең туй көнебезгә өлгертәсем килде. Зур рәхмәт “Курган” зиратында эшләүче егетләргә. 22 августка өлгертергә дип сөйләшкән идек, берничә көн алданрак әзер булды, бик тырыштылар,- дигән ул.

– 22 августта дуслар, туганнар яныңа киләләр. Ә мин синең яныңа барып кайтсам, шундый тынычланам. Сиңа барысын да сөйлим. Өйдә, бакчада тәртип. Сулар сибәм чәчәкләргә, агач, үләннәргә. Кошларыбызны ашатам. Син аларны яратып тәрбияли идең. Мин дә хәзер аларны яратып карыйм. Син бит күрәсең барысын да. Күңелемнең нуры, йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы идең, Камилем минем, гомерлек мәхәббәтем минем”, — дип үзәк өзгеч итеп язган Винера Ганиева.


Фикер өстәү