Үпкәләү һәм үч саклау черек бәрәңге кебек… (Гыйбрәт өчен)

Бервакыт мөгаллим шәкертләренә капчык һәм берничә бәрәңге алып килергә кушкан. Шулчак ул аларга:

– Без бүген күңелдә саклап йөрткән үпкә, ачуларның тормышыбызны ни дәрәҗәдә агулап торуы турында сөйләшербез. Бүгеннән башлап сез бу капчыкларны аркагызга асып йөри торган булырсыз. Аны күңелегез дип күз алдына китерегез. Кешегә үпкәләп, ачу саклый башлаган саен, бу капчыкка берәр бәрәңге салып барыгыз, – дигән.

Укучылар бу сүзләргә колак салган. Капчыкларны үзләре белән йөртә башлаган. Кемгә дә булса үпкәләгән, ачу саклаган саен, капчыкка берәр бәрәңге сала барганнар. Ләкин озакламый капчыклар авырайган. Алардан черек бәрәңге исе килә башлаган. Шуннан укучылар, кешегә үпкә саклыйсы килгән вакытларда шушы черек бәрәңгеле капчыкка карап, бу фикердән кире кайта башлаган. Үпкәләгән кешесе белән ачыктан-ачык сөйләшеп, уртак фикергә килергә тырышкан. Капчыкка бәрәңге салулар да, андагы черек бәрәңгеләр саны да кимегән.

Тормышта да шул рәвешле үпкә саклап яшәүдән сакланырга кирәк! Үпкәләү, үч саклау черек бәрәңге кебек үк, кешенең бөтен тормышын агулый. Күңел капчыгында черек бәрәңгеләргә урын калмасын

Фото: pixabay.com/ru


Фикер өстәү