Владимир Жаворонков: «Вакцина ясатуны сузмаска киңәш итәбез, көзгә вируслы респиратор инфекцияләр арта»

Чананы җәйдән, вакцина кадатуны хәзерге мизгелдән үк кайгыртасы. Республиканың медицина тармагы белгечләре көзгә хәлләр кискенләшмәгәе дип курка. Грипп чорына да күп калмады, коронавирус та юкка чыкмады. Бу чорда вакцина ясатмаганнар да чирли башласа

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә,  соңгы атналарда коронавируска каршы вакцина кадатучылар саны азайган. Бу күренеш тармак вәкилләрен борчылырга мәҗбүр итә.

– Халык тынычланган кебек. Билгеле бер чорда республикада прививка ясатырга теләүчеләр кискен арткан иде. Көненә 15–17 мең кеше вакцина алган вакытлар булды. Тиздән уку елы да башлана. Шуңа бу мәсьәләне сузмаска кирәк. Коронавирус белән чирләгән кешеләр еш кына вакытында вакцина ясатмавына үкенә. Сәбәбен сорый башлагач, тезеп китәләр: вакыт булмады, теге вакцинаны көтәм, монысын, диләр. Вакцинация берничә ай дәвам итә инде. Һаман вакыт җитмәгән икән. Сузмаска киңәш итәбез, – ди министр урынбасары. Шул сәбәпле сәламәтлек саклау тармагы җилкәсенә көзгә өстәмә йөк төшмәгәе. Ә ул вакытта вируслы респиратор инфекцияләр болай да арта. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, республикада 951273 кешегә вакцина ясалган. Вакцинаның икенче компонентын 778937 кеше алган.


Фикер өстәү