Рөстәм Миңнеханов 12 мең укытучыга бүләк бирергә вәгъдә итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсендә ярты ел эчендә 12 мең укытучыга ноутбук биреләчәк дип ышандырды.

– Ноутбукларны яңарту программасын башлап җибәрдек. Укытучы бүген ноутбуксыз эшли алмый. Ярты ел эчендә укытучыларыбызның 12 мең ноутбугын яңартачакбыз. Аны тизрәк тә эшләр идек, тик бу кайтарту, җиһазларны мәктәп эше өчен көйләү белән бәйле. Мин моны яхшы бүләк дип саныйм. Бу эш дәвамлы булачак, -диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү