Төркиядә коронавируска бәйле яңа кагыйдәләр кертергә җыеналар.
Ил Президенты Тайип Эрдоган хәбәр итүенчә, прививка ясатмаган гражданнарга концерт һәм кинотеатрларга барыр өчен ПЦР-тест бирергә туры киләчәк. Шулай ук университет хезмәткәрләренә һәм студентларына да короновируска анализ тапшырырга кирәк булачак. Моннан тыш, бу кагыйдәләр шәһәрләр арасында сәяхәт итүчеләргә дә кагыла.