Рөстәм Миңнеханов: «Укытучыларга 12 мең ноутбук биреләчәк»

Компьютерлар Лаешта җыела. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Усад авылындагы «ICL Техно» техника җитештерү заводында булып, тармак белгечләре белән аралашып, замана техникасын ничек ясауларын карап кайтты.

«ICL – КПО ВС» җәмгыятенең директорлар советы рәисе Виктор Дьячков җитештерелә торган продукция белән таныштырды, үсеш мөмкинлекләре турында сөйләде, 2017–2021 елларда сатылган продукция турында санлы мәгълүмат китерде. Президентка компьютерның төп платосы (материнское плато) проектын да күрсәттеләр.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов укытучыларга Татарстанда җитештерелгән Raybook ноутбукларын тапшыруда катнашты. Замана техникасының унысын бу юлы информатика һәм мәгълүмат технологияләре юнәлеше буенча махсус олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән мөгаллимнәргә бүләк иттеләр. Бу – «ICL – КПО ВС» компаниясе җитештергән техника. Аның эчлеге, ягъни программалар җыелмасы да Россиядә җитештерелгән, Microsoft Office продукциясенә алмаш булып тора.

– «ICL – КПО ВС» компаниясе өчен дә бу – яңа шартларда эшләргә өйрәнү, импортны алмаштыруга бәйле таләпләргә күнегү. Гомумән, компания җитди эш алып бара, хәзерге вазгыятьтән чыгу юлын табарга ышаныч бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Гомумән алганда, укытучыларга 12 мең ноутбук биреләчәк. Бу – мәгариф тармагына җитди ярдәм.

Шул җәһәттән республика Президенты «Ак Барс» банкына да рәхмәтен әйтте. Әлеге эш алар ярдәме белән башкарыла.

«Ак Барс» банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев билгеләп үткәнчә, банк өчен бу – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Яңа ноутбуклар искергән техниканы алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Алга таба да шундый ярдәм күрсәтеләчәк. Әлбәттә, кыйммәткә төшә торган эш, әмма сыйфатлы белем бирү цифрлаштырудан башка була алмый. Бу ноутбукларга ихтыяҗ бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тармакка күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте.

– 2010 елдан 2018 елга кадәр «Укытучыга – ноутбук» проекты кысасында республика бюджеты хисабыннан 90 меңнән артык ноутбук сатып алынды. Цифрлаштыру елында республика укытучыларына ноутбуклар алыштыру турында карар кабул ителде, аларны бүгеннән тапшыра башлыйбыз. Барлык мәктәпләр дә диярлек югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән, Wi-fi нокталары бар, – диде министр.


Фикер өстәү