Үзебез өчен үзебездә: Лаеш районында компьютер техникасы җитештерү буенча завод эшли башлады

2 млрд сум инвестиция, 400ләп эшче, елына 300 мең эшләнмә. Лаеш районында ICL компаниясенең компьютер техникасы һәм система платасын (материнская плата) җитештерү заводы ачылды. Яңа заводны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән катнашты.

– Бу – илебезнең IT тармактагы бәйсезлеген тәэмин итү проекты, – диде Рәис ачылыш тантанасында. Әлеге проект «Иннополис» махсус икътисадый зонасы һәм Россия сәнәгать үсеше фонды теләктәшлеге белән чынга ашырылган.

Рәис сүзләрендә хаклык бар. 8 мең квадрат метр мәйданны алып торган әлеге завод җитештерү куәтен кыска вакытта арттыру, күләмле заказларны тиз арада башкару һәм җитештерү вакытын киметүгә сәбәпче булачак. Импортка алмаш табу турында аеруча еш сөйләгән чорда бу бигрәк тә актуаль.

– Яңа завод ачылу Россиянең радиоэлектроника сәнәгате өчен мөһим вакыйга булып тора. Илнең бу тармактагы мөстәкыйльлеген һәм импортны алмаштыруны тәэмин итү ихтыяҗы булган шартларда, мондый җитештерү үзәкләрен булдыру стратегик бурыч санала, – диде республиканың Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Сервер, мәгълүмат саклау системалары, компьютер – заводта барлыгы 200дән артык төр исәпләү техникасы чыгару планлаштырыла. Яңа предприятиедә Intel, «Байкал», «Эльбрус», AMD процессорларын урнаштыру белән берлектә система платаларын җитештерү каралган. Беренче этапта 300 мең эшләнмә җитештерү нияте булса, соңрак бу санны 1 миллионга кадәр җиткерергә исәп. Бу исә үз чиратында компаниягә плата базарының 9 процентын алып, импортны өлешчә алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Сан гына түгел, эчтәлек тә мөһим. Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпакның ICL компаниясенә теләге – технологик яктан да үсәргә.

– Тирәнрәк эшләп, технологик чылбырны тагын да киңәйтеп, яңа эш урыннары булдырып эшләвегезне телим, – диде ул.

Соңрак Рәис катнашында киңәшмә узды.

– Үз вакытында без «Иннополис» махсус зонасы буенча дөрес карар кабул иттек дип уйлыйм. Югары Ослан районындагы мәйданчыкта университет һәм технопарклар тупланган, ә монда – җитештерү. «Лаеш» индустриаль паркы Казан һәм аэропорт янында урнашкан. Кирәкле инфраструктра җайга салынган. Болар барысы да көндәшлеккә сәләтебезне арттыра, – диде Рөстәм Миңнеханов.

ФИКЕР

Айрат Хәйруллин, Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры:

– Планнар чынга аша. Лаешта ICL компаниясенең яңа заводы ачылды. Төзелеш эшләре былтыр ук башланган иде инде. Компания кыска вакыт эчендә заводны эшләтеп җибәрүгә иреште. Беренче этапта завод елына 300 мең эшләнмә җитештерер дип көтелә. Аннары исә җитештерү куәтен 1 млн данәгә җиткерергә исәп. Цехларда эш бара.

(«Телеграм»дагы сәхифәсеннән)

 

 


Фикер өстәү