Татарстан фермерлары ярминкәдә 789 миллион сумлык азык-төлек саткан

Татарстан фермерлары ун ярминкә көнендә барлыгы 789 миллион сумлык азык-төлек саткан.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, шәһәр халкы җәмгысы 7315 тонна яшелчә, шул исәптән 4528 тонна бәрәңге, 457,3 тонна сөт, 548,8 тонна шикәр комы, 770 тонна ит (443,4 тоннасы – сыер ите) сатып алган.

Ярминкәләрне оештыруда 35 район катнашкан, 9477 берәмлек транспорт җәлеп ителгән.

Көзге ярминкәләр 9 сентябрьдә башланды, 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә һәр шимбә саен Казанда – 14 урында, Чаллы һәм Яшел Үзән районында – 2шәр, Түбән Кама шәһәрендә – 3 урында гөрли. 26 районда исә көзге сәүдә атнаның төрле көннәрендә үткәрелә.

 


Фикер өстәү