Исерек хәлдә электр самокатында йөрүчеләргә 30 мең сумга кадәр штраф көтә

 Моннан тыш самокат яки велосипедта берьюлы берничә кеше утырган өчен дә җәза чаралары әзерләнелә. Федерация Советының Конституцион законнар һәм шәһәр төзелеше комитеты әгъзасы Артем Шейкинның закон проекты Хөкүмәттә хупланган.

Документта шулай ук ЮХИДИ хезмәткәре таләбе белән туктамаган өчен һәм медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен җаваплылык каралган. Моның өчен дә штраф күләме 30 меңгә җитәргә мөмкин. Авария булган урынны ташлап китүчеләргә 5 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган. Ә инде икәүләшеп йөргән өчен – 3 мең сумга кадәр. Инде килеп, балаларны самокатта утыртып йөрткән өчен 5 мең сумга кадәр штраф салу тәкъдим ителә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү