Бу атнада Казанда соңгы ярминкә үткәреләчәк

Бүген – 27 апрельдә бу язда соңгы ярминкә үткәрелә. Сәүдә Казанда – 14 урында, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – 2шәр, Түбән Камада 3 урында гөрләячәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәренә караганда, язга чыкканнан соң уздырылган 6 ярминкә көнендә барлыгы 392,1 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Фермерлар 607,4 тонна яшелчә, шул исәптән 329,2 тонна бәрәңге, шулай ук 105,7 тонна сөт, 239,8 тонна шикәр комы, 1,3 миллион данә йомырка, 481,5 тонна ит саткан. Ярминкәләр уздыруда 33 район катнашкан.

Казанда сәүдә мәйданчыклары иртәнге 6дан көндезге 1гә кадәр эшли.

Исегезгә төшерәбез: республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 16 мартта башланды. Киләсе ярминкәләр сентябрь урталарында башланачак.


Фикер өстәү