И, минем Тукай телем…

“Бар күңеллелек бөтен дөньяда…” дип җырлыйсы килсә дә, 26 апрель – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне янә бер кат тел, милләт һәм аның киләчәге турында җитди уйланырга мәҗбүр итте. Бу көнне Татарстан башкаласында узган чараларның шаһитләре арасында “ВТ” хәбәрчеләре дә бар иде.

26 апрель иртәсен татар җәмәгатьчелеге, елдагыча, Габдулла Тукай һәйкәле янында каршы алды. Шагыйрь янына республиканың беренче затлары – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

“Ий, сабыйлар…”

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашты. Чарада балалар матбугаты, балалар һәм үсмерләр арасында татар телен популярлаштыру турында сөйләштеләр.

– Глобализация чорында телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Комиссиянең (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе – авт.) эшләү нәтиҗәләрен күрәбез, үзгәреш тә сизелә. Гомумән, ни генә эшләмибез кебек, ләкин бу гына да аз. Әлбәттә, сез һәркайсыгыз үз юнәлешегездә эшлисез. Ләкин без “Мин булдырам”, “Сез булдырасыз” рухында сөйләшергә җыелмадык, бүгенге очрашуда минем тарафтан мактау сүзләре сирәк яңгырар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшләнгән эш хәйран гына булса да, боз кузгалды дияргә иртәрәк шул әле. Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, йөзләгән проектны тормышка ашырып та, әлегә артык сөенечле нәтиҗәләр булмавын искәртте.

– Милли мохитебездә бушлык әле дә бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗның да кимүен күрәбез, – диде ул. – Күңелдә бер хыял яши. Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2нче татар гимназиясе бар. Бу гимназиягә әти-әниләр балаларын хәтта Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан алып киләләр. Димәк, аларда балаларына туган телдә белем һәм тәрбия бирү ихтыяҗы бар. Казанның тагын бер-ике районында территориаль бәйләнешсез чиста татар мәктәпләре булсын иде. Икенче теләк – Вахитов районында бер нәтиҗәле эшли торган татар балалар бакчасы кирәк. Чөнки татар зыялыларының күпчелеге шушы районда яши. Безгә алмаш әзерләү турында да уйланасы иде.

Алмаш, димәктән. Туган тел көнендә узган бу очрашу тулаем диярлек яшь буынга багышланган иде. Алар туган телләрен яратсын, ким дигәндә, авыз тутырып татарча сөйләшсен өчен нишләргә? Китап тотып утырмый торган буынга нинди юллар аша барып җитәргә? Билгеле, Татарстан Рәисе алдында чыгыш ясаган һәр кеше бу мәсьәләдә үз юнәлешенең әһәмиятле булуын ассызыкларга тырышты, форсаттан файдаланып, рухи һәм матди ярдәм сорарга да онытмадылар, билгеле.

Иң нәниләрдән башласак, әйтик, “Салават Күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина балалар өчен балалар үзләре әзерли торган татарча видеоконтент турында сөйләде. Аңлашыла инде, хәзерге балаларны басма матбугат белән кызыксындыру бик авыр. Аларның “Салаватик” буласы килә… “Без көн саен 30ар татарча видео “эләбез”, ләкин хәтта бу да аз. Сабыйлар аларны үзләре әзерли, һәм бу процесста катнашырга теләк белдерүчеләр дә бик күп. Хәзерге балалар татарча сөйләшә белми, дисәләр, ышанмагыз. 3-4 яшьлекләре дә минем белән рәхәтләнеп гапләшеп утыра. Менә шундый балаларга иҗат итәргә мөмкинлекләр булдырасы иде”, – диде мөхәррир.

Апуш оныклары булырга теләүче балалар да шактый. “Апуш” татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова театр дөньясы белән кызыксынучы балаларның артуы, үзләренең зур хәрәкәт кенә түгел, бер гаиләгә әйләнүләре турында сөйләде. Бүген “Апуш”та 200ләп татар баласы шөгыльләнә. Аларга Татарстанның башка район-шәһәрләрендә яшәүче балалар да кызыгып карый икән. “Татарстанда безнең кебек студияләр күбрәк булсын иде. Аларны бергә җыю, күпмедер дәрәҗәдә ярыштыру өчен фестивальләр узуы да кирәк”, – диде ул, грант оту өчен конкурслар булдыруны сорап.

Театрдан интернетка әйләнеп кайтсак, бу юлы зыялылар белән очрашуда, ялгышмасак, беренче тапкыр блогерлар катнашты. Заманасы нинди, дигәндәй… 245 мең язылучысы булган Илнар Идрисов милли контентның яшьләр арасында популяр булуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов исә татар блогерларын мәктәптән үк тәрбияләргә кирәклеген искәртте. Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән министрлыкларына бераз шелтә дә белдерде. “Бу өлкәдә бөтенләй эшләмисез бит. Мәктәпләрдә оештырыйк әле шуны. Барыбер юк-бар төшереп йөриләр”, – диде Татарстан Рәисе.

Мультфильмнар да, театр да, блогерлар да, китаплар да, башкасы да булсын. Тел бишектән үк башланырга тиеш. Бу фикерне раслагандай, очрашуда бер яше дә тулмаган сабый катнашты.

– Тел мәсьәләсендә беренче урында, әлбәттә, гаилә. Гаилә – ул нигез, – диде Рөстәм Миңнеханов, – Безнең төп бурыч – татар теленең кирәклеген күрсәтү, аңа ихтыяҗ, һәр җирдә куллану өчен

мөмкинлекләр булдыру. Мондый сөйләшүләр кирәк, әмма эш мөһимрәк. «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» – диләр бит әле. Алай булмасын. Мулла булып утырып кына булмый, атны да ашатырга кирәк.

“Моннан зурысы юк…”

Менә шундый рухта тәмамланган очрашудан соң Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатларын котладылар. Дәүләт бүләген Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

– Тукай премиясе  – иң югары дәрәҗәдәге бүләк. Сез, үз чиратыгызда, татар халкының тарихын, аның бай мирасын саклауга зур өлеш кертәсез. Моның өчен мин сезгә рәхмәтлемен, – диде ул, лауреатларны котлап.

2024 елгы Тукай премиясе лауреатлары:

– Борис Вайнер – балалар шигърияте, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләгәне, балалар өчен татар әдәбиятының һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә иткәне һәм популярлаштырганы, Татарстанның яшь талантларына иҗади ярдәм күрсәткәне өчен;

– Кадим Җәмитов татар мәдәниятенең күренекле шәхесләренә багышланган скульптура портретлары һәм фигуралары сериясен булдырганы өчен;

– Миләүшә Тәминдарова – Татарстанның татар хор мәдәниятен үстергәне, алга җибәргәне һәм саклаганы, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәте өчен;

– Ләис Зөлкарнәй – «Узганны кабатлау» китабы өчен.

Ләис Зөлкарнәй әлеге премияне дәүләтнең китабына, иҗатына уңай, лаеклы бәя бирү дип кабул иткән.

– Элеккеге вакытларда гел битарафлык тоя идем. Нинди генә китап чыгарсаң да, таш дивар кебек битарафлык. Башың белән бәрелсәң дә, җимереп булмый. Ә менә хәзер, Тукай премиясен алгач, ул дивар җимерелде, – диде Ләис Зөлкарнәй «ВТ» хәбәрчесенә. – Һәр шагыйрьнең Тукай премиясен алу максаты бар инде ул. Татар шагыйре өчен бу – татар әдәбиятында теркәлеп калу дигән сүз. Аны киләчәктә дә укыячаклар. Премия күпмедер дәрәҗәдә гарант һәм татар шагыйре өчен иң зур дәрәҗә. Моннан зурысы юк.

Татарстан камера хорының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Миләүшә Тәминдарова да премияне барлык алган бүләкләреннән өстен булуын әйтте.

– Минем өчен моның нинди вакыйга икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Премия барлык исемнәремнән һәм дәрәҗәләремнән дә өстен. Бу – хөрмәтләү генә түгел, бу – горурлык үрнәге. Әле кайчан ниндидер хор шулкадәр популяр һәм шундый олы бүләккә лаек булыр иде? – диде Миләүшә Тәминдарова. – Мин бу тормышта җырлаган барлык җырлар – Тукай шигырьләре. Алар мине һәрвакыт горур булырга, үз милләтебезне кадерләргә һәм хөрмәт итәргә өйрәтте. Бу – буш сүзләр түгел. Горурланам һәм Тукайга чиксез рәхмәтлемен.

Тукай премиясе иясе фикеренчә, бу премиядән югарырак республикада берни дә юк.

– Халыкка хезмәт итүемне һәрвакыт әйтеп киләм. Минем аларны бәхетле итәсем килә. Бәлки, шуңа күрәдер дә, алар миңа уңай мөнәсәбәт белдерә. Халык безнең белән дус булырга тели. Минем халкым, татар халкы – бөек Тукай халкы.

“Ну, Печән базары халкы күңле шат!”

Алдан әйтелгәнчә, быел Туган тел көнендә Казан циркы тәүге милли тамашасын тәкъдим итте. Башка еллардан аермалы буларак, Тукайның туган көненә әзерләнгән тамашаны бер төркем татар җәмәгатьчелеге генә түгел, 16 меңләп кеше карый алачак. Аны 5 майга кадәр күрсәтәчәкләр. Беренче тамашачылар арасында без дә бар идек.

Режиссер Илгиз Зәйниев куйган әлеге театраль-цирклы тамашада Габдулла Тукайның барыбызга таныш булган шигырьләре яңгырады, кечкенә чакта яратып укыган әкиятләрендәге геройлар да “җанланды”. Цирклы тамаша булгач, Тукай әсәрләрендәге геройларны клоуннар, һава гимнастлары, попугай, өйрәтелгән этләр һәм атлар башкарды. Һәм алар барысы да ике сәгать дәвамында Тукай (Нурбәк Батулла) төшендә “яшәде”.

Әлеге тамашадан тарихи дөреслек эзләргә кирәк түгел. Илгиз Зәйниев алдан ук: “Без тарихи тамаша күрсәтмибез, бу – фантазия, төш. Аны фәкать шулай дип кабул итәргә кирәк”, – дигән иде. Дөресен әйткәндә, Акбайлар, Шүрәлеләр, Күбәләкләр, Су аналары болай ук булдыра алыр дип уйламаган да идек.

“Татар телен белмәгән кеше дә үзе аша үткәрә алырлык, тулаем аңларлык тамаша әзерләнә” дигәннәр иде “Печән базарында” турында. Һәм ул, чыннан да, беренче чиратта масштабы белән куандырды. Ә тамашаның “гомер” озынлыгы, киләчәге – безнең кулда. Бик яратып һәм теләп йөрсәк, ике мең кешелек залны тутырсак, Казан циркында моннан тыш та милли тамашалар күбрәк булыр иде.

Кайда сез, милләттәшләр?

Иртәдән бераз кәефне төшергән яңгыр әллә кайчан туктап, ялтырап кояш чыкса да, татарның сөекле улына багышланган шигърият бәйрәмен карарга килүчеләр әллә ни күп түгел иде. Ни кызганыч, быел да “Кайда сез, милләттәшләр?” диясе килде. Югыйсә, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов сүзләре белән әйтсәк, әлеге шәхеснең яшәү рәвеше, тормышы һәм, әлбәттә, иҗаты ничә буын кешене тәрбияләгән, күңелләрдә милли үзаң, татарлык хисе үстергән.

– 26 апрель – Тукаебыз туган көн. Минемчә, бу көнне үзен татар дип санаган һәр кеше билгеле бер күңел тынычлыгы, шатлыгы һәм моңсулыгы белән каршы ала. Тукай татар халкының милли символына әйләнде. Әлеге шәхеснең яшәү рәвеше, тормышы һәм, әлбәттә, иҗаты ничә буын кешене тәрбияләгән, күңелләрдә милли үзаң, татарлык хисе үстергән. Шуңа без аңа бүген дә рәхмәтле, – диде ул “ВТ” хәбәрчесенә. – Кызганыч, тормышыбызга урыслашу үтеп керде. Ләкин шул ук вакытта бала чагымнан сеңеп калган татарлык хисе, гомерем буе әлеге өлкәдә хезмәт итүем аны яклау, саклау, алдагы буынга тапшыру теләге тудыра. Аллага шөкер, балаларым татар рухы белән үсте. Ә инде оныкларда инде билгеле бер кыенлыклар бар. алар минем янга килгәндә шушы рухны саклауны сиздерсәләр дә, мәктәпкә, балалар бакчасына, башка җиргә китү белән, кызганыч, рус дөньясына “авышуларын” күрәм. Һәм бу халәт меңләгән гаилә аша үтә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова сүзләренчә, бүген – иртә белән уянуга Тукаебызны, аның тормышын һәм шигырьләрен искә төшерә торган көн.

– Безнең Шигырь бәйрәменә җыелуыбыз да бик матур бер традиция. Елдагыча без иртән республика рәисе белән бергә Тукайга чәчәкләр салабыз. Яңгыр булуга карамастан, халык килгән иде. Биредә дә күпме халык, көн дә ничек аязды. Чыннан да «бәйрәм бүген» дип әйтә торган! Тукай тагын күп еллар милләтебезнең сагында торып, татар халкын җыеп, туган телебезнең тагын да үсүенә китерсен иде дип телим, – диде ул.

Казанда Туган тел көне Казан Кремлендә башланган иде, һәм шунда ук “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән тәмамланды да.

 


Фикер өстәү