Казанда оештырылган көзге ярминкәдә булган Фәрит Мөхәммәтшин: «Сәүдә оештыруның мондый төре кирәк»

Татарстанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Атнаның һәр шимбәсендә фермерлар,  авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси хуҗалыклар шәһәр халкына үзләре җитештергән сый-нигъмәтләрен тәкъдим итә. Билгеле булганча, Казанда ярминкәләр 14 мәйданчыкта уза. Узган атнада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров башкаланың Авиатөзелеш районында оештырылган ярминкәдә булды.

Ленинград урамындагы мәйданчыкта Питрәч, Биектау һәм Буа районнарыннан килгән эре агрофирмалар, кулланучылар кооперативлары, фермерлар ит, балык, сөт, бәрәңге, яшелчәләр, он, җиләк-җимеш һәм куак үсентеләре белән сату итәләр. Биредә 65ләп сәүдә урыны оештырылган. Атна саен 7,3 млн сумнан артык бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла.

Ачык ярминкә мәйданында сәүдә рәтләрен әйләнеп чыгып, Фәрит Мөхәммәтшин сатып алучыларның күплегенә һәм аларның кәефенә игътибар итте. Сатучылар белән кыска вакытлы сөйләшүләрдә ул сәүдә шартлары белән кызыксынды, аларның продукциясен турыдан-туры сату өчен мәйданны киңәйтү буенча теләкләрен тыңлады.

– Иртәнге сәгать җиде генә булуга карамастан, сатып алырга килүчеләр бик күп, – диде ул соңрак журналистлар белән аралашу вакытында. – Бу хәл сәүдәне оештыруның мондый төре кирәклеген күрсәтә. Махсус хуҗалыклар гына түгел, шулай ук фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар үстергән продукция бай ассортимент белән отышлы бәядән тәкъдим ителә. Өстәвенә продукция табигый, үзебезнеке. Җитештерүчеләргә дә, кешеләргә дә файдалы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фикеренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ярминкәләрдә авыл продукциясенә төгәл бәяләр билгеләнгән.

– Үз продукциясен ярминкә мәйданчыкларында сатарга теләгән авыл җитештерүчеләренә транспорт чыгымнары һәм ягулык бәясе субсидияләнә, – дип ассызыклады ул. – Мондый ярминкәләр, авыл халкы үстергән уңышын һәм җитештергән товарын мөмкин кадәр күбрәк сата алсын өчен, декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Атна саен без базарның торышын анализлыйбыз, кешеләрнең кәефләрен, сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнәбез, кайсы продукциягә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген ачыклыйбыз, төрле мәйданчыкларда товарлар санын һәм ассортиментын көйлибез.


Фикер өстәү