«ВТ» хәбәрчесе «Татарча диктант» язды 

«Өтер белән ноктаны кайчан кайда куйганны» елга бер мәртәбә булса да искә төшерә ул. Дөнья күләмендә уздырыла торган «Татарча диктант» турында сүзебез. Кулга каләм тотмаска ияләнгән бармакларны эшкә җигеп, я булмаса компьютер каршына утырып, татарлар ел саен диктант яза.

Быел да искәрмә булмады. 13, 14, 15 октябрь көннәренә билгеләнгән акциядә без дә катнаштык. Диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яздык.

Ихтыярый чара булса да, яшерен-батырын түгел, акциягә уку яки эш урыныннан җибәрелгән кешеләр дә шактый килә. Кызганыч, быел Казандагы төп мәйданчык аларны исәпкә алып та тулмаган иде. Хәтерлим: берничә ел элек алма төшәрлек кенә урыны була иде ул залның. Әллә кеше килеп язарга иренә, әллә теләк шулкадәр генә калды, әллә башкасы шунда. Ничек кенә булса да, ничәләп кеше катнашканын хәбәр итәрләр әле.

Быел «Татарча диктант» сигезенче тапкыр уза. Диктантны офлайн мәйданчыкларда – кулдан, онлайнда клавиатура ярдәмендә язып була. Икенче юлны сайлаган очракта, нәтиҗәләрне көнендә үк белергә мөмкин. Ә офлайн мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләрен 15 ноябрьдән соң diktant.tatar сайтына кереп карарбыз.

Быелгы акция замандаш язучыларыбызның әсәрләренә мөрәҗәгать итү белән үзенчәлекле иде. Татарстанлылар – Рөстәм Галиуллинның «Васыять» романыннан, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр – Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен!» новелласыннан, чит илләрдән катнашучылар Фоат Садриевның «Таң җиле» романыннан өзек яза.

Аңлаганыгызча, «ВТ» хәбәрчесе «Васыять» романыннан өзек язды. Безгә аны профессор Гөлшат Галиуллина укыды. Тарихи роман сайланса да, өзек катлаулы түгел иде үзе. Китап укыган, диалогларның нәрсә икәнен белгән кеше яза алырлык текст. Аның авторы Рөстәм Галиуллин үзе ничегрәк язган соң? Авыр булганмы?

– «Васыять» романыннан өзек алынасын белгәч, бик сөендем. Ләкин нәкъ менә бу өлеше алыныр дип уйламаган идем. Шуңа күрә беренче укыгандай, чит кеше әсәрен ишеткәндәй булдым. Гомумән алганда, бу текстны алуларына, авторы буларак кына түгел, Таҗетдин Ялчыгол шәхесенә игътибар күрсәтүләре өчен сөендем. Быел аның тууына 260 ел тула. Үз чорының күренекле әдибе, милли юлбашчысы, дин галиме һәм күренекле имам була Таҗетдин Ялчыгол. Менә шундый шәхескә игътибар бирүләре бик куандыра. Әлеге чара дәвамлы булса иде. Халкыбызны уятып җибәрүдә, берләштерүдә, туган телебезне пропагандалауда бик зур әһәмияткә ия. Үзем дә «Татарча диктант»ны ел саен язарга тырышам, – диде ул.

Инде өтер-нокталар, хәреф хаталарын барлаганнан соң, аягүрә басып һәм Сәйдә Мөхәммәтҗановага кушылып, «Туган тел»не җырладык. Сәйдә үзе «Татарча диктант»ны ел да калдырмаска тырыша икән.

– Быелгы текст миңа бик ошады. Иң мөһиме – ул мәгънәле, күпмедер бүгенге көн белән дә аваздаш иде. Аны катлаулы димәс идем. Авырлык тудырган сүзләрне экранга чыгардылар, – диде ул. – Мондый чаралар, иң беренче чиратта, телебезне онытмас өчен кирәк. Ярый, көндәлек тормышта аз-маз сөйләшәбез, ди. Ләкин туган телебездә сирәк язабыз бит. Татар телен камилләштерер өчен менә дигән форсат бу.

СОРАШТЫРУ (врезка)

Миләүшә Гайфуллина, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе:

– Минемчә, бу акциядә үзен татар итеп хис иткән, милләте белән горурланган һәр кеше катнашырга тиеш. Татарлар элек-электән мәгърифәтле халык булган. Бүген менә шундый акцияләр ярдәмендә без моны кабат раслый алабыз. Без күпмилләтле Татарстанда башка халыкларны хөрмәт итеп яшибез. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен дә бергәләп тырышыйк.

Булат Ибраһим, шагыйрь:

– «Татарча диктант»ны икенче мәртәбә язам. Мәктәптә диктантларны күбесенчә «5ле»гә яза идем, «4ле»се дә булгалады шунда. Мондый чаралар, беренче чиратта, дөньяда татар теленең барлыгын күрсәтү өчен кирәк. Телебез – дөньякүләм аренада яши торган тел. Аның киләчәге булсын өчен, мондый акцияләр даими оештырылырга тиеш.

Рәфис Атаказ, татар блогеры:

– Бу акция турында күптән беләм. Ләкин, оятыма, беренче мәртәбә катнашам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсам да, китаплар күп укысам да, татар телендә сөйләшсәм дә борчылам. Мәктәптә рус теленнән дә, татар теленнән дә диктантларны яхшы билгеләргә генә яза идем. Мондый чаралар елына бер генә түгел, берничә мәртәбә узсын иде ул.

«Татарча диктант» – саннарда:

2022 елда диктантны барлыгы 1106827 кеше язган. Акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә узган. 2021 елда катнашучылар саны – 1023738, 2020 елда – 378875, 2019 елда 85000 булган.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү