Иртәгә Татарстанда «Все СВОи» патриотик марафоны узачак

Иртәгә, 17 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән патриотик марафон узачак. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

«Ак Барс Арена» стадионында узачак телемарафонны ТНВ каналы аша күрсәтеләчәк. Көн дәвамында мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйләячәк. Чара узачак мәйданчыкта депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә чакыруоы – сорауларны аларга да бирергә мөмкин булачак. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонга ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.

Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә алачак.

Билгеле булганча, Татарстанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 номеры буенча колл-үзәк эшли.


Фикер өстәү