Канның ни өчен куеруын аңлатканнар

Кан тамырлар аша авыррак, акрынрак аккан очракта, йөрәккә көч килергә мөмкин. Бу исә организм эшен көйсезләндереп, варикоз, тромбофлебит, стенокардия, инфаркт һәм башка шундый куркыныч авыруларга китерергә мөмкин. Тәмәке тарту һәм хәмер куллану исә чир куркынычын тагын да арттыра.

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич “Российская газета” хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, , тромб өзелү сәбәпле, кешенең кинәт кенә үлүе турында еш кына ишетергә туры килә.
– Ни өчен кан тамыры өзелә? Кан куе булганга. Тромбозлар килеп чыкмасын өчен аны сыеклатырга кирәк, – дип билгеләп үткән табиб.

Аның әйтүенчә, күп кенә сырхауларның ялгышы аз хәрәкәтләнүдән, начар туклану, шул ук вакытта әледән-әле стресс кичерү, аз ял итүдән гыйбарәт.

– Киеренке эшне – алгы планга чыгару, ә ялны соңгы урынга калдыру тромбозларга иң кыска юл ача, – дип кисәткән табиб.

Шул ук вакытта табиб-токсиколог Михаил Кутушов искәртеп үткәнчә, аксымлы ризыкларны аз кулланган очракта кан еш куера. Шуңа күрә күркә, тавык ите, диңгез балыгы, ниндидер сөт ризыгы (әйтик, эремчек) табыннан өзелмәскә тиеш, дип билгеләп үткән белгеч.


Фикер өстәү