Гүзәл Удачина: Татарстанда социаль ярдәм буенча чат-бот эшләтеп җибәрү ниятләнә

Якын арада Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары буенча чат-бот кертү ниятләнә.

Бу хакта «Все свои» телевизион марафоны кысаларында «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде, дип язв «Татар-информ».

«Социаль челтәрләрдә, телеграм каналда шул чат-боттан файдаланып булачак. Бик тиз генә җавап алып булу ул бик мөһим», – диде.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, социаль ярдәм чаралары белән бәйле сораулар күп килә.

«Җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендәге, федераль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары бар. Безнең фондта профессионаллар эшли. Кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачаклар, киңәш бирәчәкләр. Ямашев проспекты, 1 адресы буенча көн саен сәгать 9.00 дан 18.00 гә кадәр көтәбез. Бушлай юридик, югары квалификацияле психологик ярдәм күрсәтелә. Алдан язылу кирәкми», – диде «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе.


Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү