Наталья Бутаева: «Хәрбиләрнең балаларын тумыштан ук кайгыртабыз»

Татарстанда «Все СВОи» патриотик марафоны дәвам итә. Марафонның чираттагы кунагы — Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Наталья Бутаева сүзләренчә, хәрбиләрнең гаиләләре арасында иң популяр ярдәм чарасы — 18 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү.

— Әлеге ярдәм чарасын бер елдан артык гамәлгә ашырабыз. Һәр балага 20 мең сум түләнә. Безнең максат – хәрбиләрнең гаиләләрендә матди проблемалар булдырмау. Балаларны туганнан бирле төрле яктан кайгыртырга тырышабыз, – дип сөйләде министр урынбасары.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү