Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Мин 37 бала өчен икенче әти булдым»

Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән 12 сәгатьлек «Все СВОи» телемарафоны дәвам итә. Марафонның чираттагы кунагы – Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен икенче әти булуын сөйләде.

– Тормыш дәвам итә. Ватан алдындагы бурычын үтәүчеләрнең хатыннары сабыйлар алып кайта. Мин үзем дә 37 бала өчен икенче әти булдым. Һәр әнине шәхсән котларга тырышам. Аларга шулай ук 100 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм дә тапшырыла, – диде Мәһдиев.

Ул шулай Чаллыда махсус хәрби операция зонасына контракт төзеп китүчеләр өчен 200 мең сум күләмендәге өстәмә акча бирелүен дә искәртте.

– Егетләребезгә шул рәвешле ярдәм итсәк, гаиләләрен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Аларны күзәтеп торабыз, проблемалар килеп чыгуга, шундук хәл итәбез, – диде ул.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү