Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты яшьләргә иҗади яктан үсәргә булыша

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “ДУЛКЫН” һөнәри үсеш үзәге мәктәп балалары һәм көллиятләрдә белем алучылар өчен түләүсез иҗади мастер-класслар оештыра.

Шундый чараларның берсе узган якшәмбедә узды. Иҗади очрашуга килүчеләргә фотография, заманча сәнгать, мода анимациясе, дизайн, коллиграфия, журналистика, дөрес сөйләм буенча 16 мастер-класс тәкъдим ителде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары шәхси брендны үстерү, иҗади сәләтләрне үстереп уңышка ирешү хакында кызыклы лекцияләр сөйләделәр.
“ДУЛКЫН” һөнәри үсеш үзәге – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яңа ачылган үзәкләрнең берсе. Ул мәктәп укучылары һәм студентларның иҗади потенциалын үстерү максатыннан оештырыла. “Иҗат белән шөгыльләнү ул безнең уйлау сәләтенә дә, шәхес буларак дөньяга ачылуга, тормышны мәгънеләрәк итәргә дә булыша. Һәркем нәрсәгә дә булса сәләтле, һәркемнең табигатьтән бирелгән таланты бар. Сәләтләребезне күпме иртәрәк тоеп алып тормышка ашырсак, безнең шулкадәр тизрәк уңышка ирешү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә дә без үзебезнең курсларга йөрүче мәктәп укучыларын һәм студентларыбызны иҗади яктан ачарга тырышабыз”, – ди әлеге үзәкнең җитәкчесе Зилә Низаметдинова.
Филология һәм мәдәнитара багланышлар институтында мондый иҗади чаралар киләчәктә дә уздырырлыр дип көтелә.


Фикер өстәү