Татарстан белән Беларусь төбәкләре арасындагы сәүдә әйләнеше 2 млрд. долларга җитәргә мөмкин

Татарстан Дәүләт Советында Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыенының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе утырышы узды. Анда ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук Беларусь төбәкләренең Татарстан белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Беларусь һәм Россия төбәкләре арасында пассажирлар авиациясен субсидияләү мәсьәләләрен карады. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

«Соңгы вакытта Татарстан һәм Беларусь төбәкләренең товар әйләнеше үсеше даими нигездә үсә, – диде Парламент Җыенының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе рәисе Алексей Кушнаренко. – 2022 елда күрсәткеч 1 млрд. доллар тирәсе булды. Шул ук вакытта ике як та бу күрсәткечнең чик түгеллеген аңлый». Аның сүзләренә караганда, ике арадагы товар әйләнешен 2 млрд. долларга җиткерүне максат итеп куярга кирәк.

Беларусь һәм Россия төбәкләре арасында пассажирлар авиациясен субсидияләү мәсьәләләренә килгәндә, Алексей Кушнаренко билгеләп үткәнчә, Союз парламентарийлары әлеге мәсьәлә буенча хезмәттәшлеккә әзер. «Әйе, бүген даими авиарейслар бар (Казан-Минск), әмма без аларның санын арттыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә алабыз. Бу мәсьәләне Россия һәм Беларусьның профильле министрлыклары алдына куярга әзер», – диде ул.

Комиссия утырышында шулай ук 2023 елның беренче яртыеллыгында Союз дәүләте бюджеты үтәлеше, Берләшкән транспорт системасы эше, энергетика һәм транспорт базарын көйләү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта һәр ике илнең транспорт, энергетика министрлыклары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


Фикер өстәү