Махсус хәрби операциядә катнашучы егет: «Әгәр ирләр якламаса, алар нигә кирәк?»

«Все СВОи» патриотик телемарафонында разведка ротасы командиры, лейтенант, «Батырлык» ордены кавалеры Артур Әсхәдуллин да катнашты.

– Алгы сызыкта булганда, без туган җиребезнең ярдәмен тоябыз. Хатлар, шалтыратулар, Татарстан халкы җибәргән гуманитар ярдәм аша, – дип сөйләде хәрби. – Һәр кеше үз урынында булырга тиеш. Якыннарым анда булырга тиешлегемне аңлый, алар минем бу карарымны кабул итте. Ватанны якларга туры килә икән, бары тик ахырга кадәр, лаеклы итеп. Хатын-кызларны ирләр якларга тиеш. Ирләр якламаса, алар ни өчен кирәк соң?

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү