«Татарча диктант»: шыгрым тулы аудитория, начар акустика һәм «Сыерчыклар»…

26 сентябрьдә дөнья буйлап сибелгән татар халкы бишенче тапкыр «Татарча диктант» язды. Татар теле белән кызыксынуны арттыруга, дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән чара быел инде барыбыз да күнегеп өлгергән онлайн форматта узды. Шулай да диктантны махсус мәйданчыкларга килеп язу мөмкинлеге дә каралган иде. Акциядә Татарстанның барлык районнары, 60 төбәк һәм 30 ил катнашкан. Быелгы чара татарстанлылар һәм читтә яшәүче ватандашларыбыз өчен нәрсәсе белән истә калыр?

Татарстанлылар Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек язды. Казандагы төп мәйданчыкка гына да 150дән артык кеше җыелды. КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында урнашкан аудиториядә урыннар җитмәде, яза башларга биш минутлап вакыт калганда, өстәл-урындыклар ташырга керештеләр.
Төп мәйданчыкта «Татарча диктант»ны онлайн-трансляцияне кабызып, экраннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчесе Илшат Әминов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимованы күзәтеп яздылар. Алар исә Татарстан Милли китапханәсендә утырды. Вице-премьер, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исә диктантны өендә генә язган.
Казандагы оффлайн мәйданчыкта язучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина һәм башкалар бар иде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге чараның бүген бик актуаль булуын искәртте:
– Татар халкының, республиканың дәүләт структурасында эшләүчеләрнең һәм билгеле шәхесләрнең шушы залга җыелып килүе безне бик куандыра. Шул ук вакытта бу зур эшнең кирәклеге һәм актуальлеге турында да сөйли. Онлайн форматка килгәндә, бу теләгән һәр кеше катнаша алу өчен мөмкинлек дигән сүз, – диде ул.
– Бүгенге чараның төп үзенчәлеге – татар җәмәгатьчелеген бергә туплый алуында. Бүген монда кем генә юк: студентлар, министрлар, укытучылар. Менә шулай бергә җыелу, фикерләшү, бер дәрәҗәдә язу белән кадерле бу бәйрәм. Онлайн форматы да кирәк, өйдә килеш тә берләшә алу дигән сүз бит бу, – дип сөйләде Кадрия Идрисова.
Билгеле булганча, узган ел татарстанлылар өчен әзерләнгән текстны Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова укыды. Быел исә ул парта артында.
– Дөресен генә әйткәндә, утырып язу, диктантны укуга караганда, мең өлеш җиңелрәк. Язганда син бары тик үзең өчен генә җаваплы, ә укыганда меңәрләгән кешегә ярарга кирәк. Һәр кешегә ярап бетү бик авыр, мөмкин түгел, дисәм дә ялгыш булмас. Кемдер тиз, кемдер акрын укыйсыз, ди, – диде ул бу хакта. – Монда килүемә бик сөендем: биредә энергетика үзгә, милләтпәрвәр кешеләр җыелганлыгы күренеп тора.
Быел диктант тирәли шау-шу купмаса да, кимчелекләр бар иде. Төп мәйданчыкны алсак, «Сүзләр бик начар ишетелде, текстны аңлау бик кыен булды» диючеләр байтак иде. Текстка килгәндә, катнашучылар икегә бүленде: кемдер татарча яхшы белүче кеше өчен текстның артык җиңел, кемдер артык авыр булуын әйтте. Диктант уку таләпләре үтәлмәве турында да искәртүчеләр булды.

«Төрек теле көнен «Татарча диктант» язып бәйрәм иттек»
Оештыручылар сүзләренчә, быелгы акциядә республиканың барлык районнары да катнашкан. Араларында (елдагыча) башкалардан аерылып торучылар да бар. Теләчедә, мәсәлән, район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин үзе үрнәк күрсәтеп, башка җитәкчеләрне дә иярткән.
Төбәкләрдә дә катнашучылар саны ел саен арта икән. Татар теле белемнәрен тикшерүчеләр Пензада да күпкә арткан, быелгы иң яшь катнашучыга – 17, ә иң өлкәненә 67 яшь булган. Төмәндә яшәүче милләттәшебез Римма Вәлиева бу чара төбәкләр өчен кирәк ди:
– Диктантны быел өйдә яздым. Моңа кадәр оештыручы да булганым бар иде. Төбәкләрдә яшәүчеләр өчен мондый акцияләр аеруча кадерле – монда гомер итүчеләр, бигрәк тә балалар үз телләрен бөтенләй диярлек онытып бетерде. Үзем дә яхшы беләм, дип әйтә алмыйм, чөнки әти-әнием белән сөйләшеп кенә өйрәндем, – диде ул.
Ә Төркиядә 26 сентябрь икеләтә бәйрәм булган – Төрек теле көне һәм «Татарча диктант» акциясе бер көнгә туры килгән. Әлеге чарада ел саен актив катнашучы ватандашларыбыз әнә шул хакта сөйләде:
– Быел диктантны Әнкара, Истанбул, Искешәһәр, Измир, Конья шәһәрләрендә яшәүчеләр белән бергә җыелып яздык. Кызганыч, акциядә онлайн гына катнаштык. Шулай да 16 кеше җыелды, иң яшь катнашучы 19 яшьтә булса, иң өлкәненә – 72. Онлайнмы, оффлайнмы – мөһим түгел, Татарстан тарафыннан оештырылучы чаралар чит илләрдә яшәүчеләр өчен бик кирәк, – диде Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы вәкиле, «Сөйләш» проекты җитәкчесе Айгөл-Зара Кәбирова.
Айгөл-Зара сүзләренчә, татарча текстларны уку һәм татарча язу өчен, кириллицаны махсус өйрәнүчеләр дә байтак. Шуларның берсе – Рәхмәтуллах Куртаран да (Бөгрүдәлек себер татарлары авылыннан), үзен сынап карар өчен, быел татар телендә диктант язган.
Күренә ки, әлеге акциянең дәрәҗәсе арткан, географиясе дә киңәйгән. Шушы зур эш киләчәктә нәтиҗәсез калмасын дип теләргә генә кала.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү