Бик көчле магнит давыллары көтелә

Сентябрь ае кояшның кирәгеннән артык активлыгы белән тәмамланачак.

Бүгенге магнит давылы 6 баллга җитәчәк дип фаразлана. Магнит давылы иртәгә дә дә үзен сиздерәчәк, тик ул бүгенгегә караганда бераз гына көчсезрәк булчак.

Магнит давыллары булган көнне баш авырту, кан басымы уйнау, күңел төшенкелеге күзәтелергә мөмкин. Шунлыктан йокы туйганчы йокларга, җиңелчә ризыклар белән тукланырга, юк-барга күңел төшермәскә киңәш ителә.

Ә 30 сентябрьдә магнит кыры тыныч булачак.


Фикер өстәү