Бәлешкә дә, күмәчкә дә ярый торган универсаль камыр ясау ЫСУЛЫ

Кадрия Ишмурзинадан универсаль камыр ясау рецепты.

Бер савытка 2 стакан җылы сөт, 30 – 50 грамм чи чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз һәм кабартырга куябыз. Шул арада икенче савытка 2 чәй кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы бәрәңге крахмалы, 2 йомырка, 300 миллилитр чистартылган үсемлек мае салабыз. Аннан соң, икесен бергә кушып, камыр басабыз. Моның өчен 800 грамм тирәсе он кирәк була. Әзер камырның өстен целлофан пакет каплап, суыткычка кабарырга куябыз. Камыр 40 минуттан әзер була.


Фикер өстәү