Үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз: бик көчле магнит давылы көтелә

Бүген – 25 июльдә бик көчле магнит давылы башланып, ике көн дәвам итәчәк. Бу хакта MK.Ru яза. Давылның иң көчле чагы 25 июль киченә туры килә.

Сәбәбе – Кояшта җиде тапкыр җиңелчә генә шартлау барлыкка килү. Көндез магнит давылы көче – ике баллга, шуннан соң – 3 , Ә Мәскәү вакыты белән кичке алтыдан соң – 4 баллга тигез булачак.

Магнит давыллары – Җирнең магнит кырын бик нык “ярсыта”. Алар Җирдәге технологияләргә, шулай ук кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Табиблар көчле магнит давыллары вакытында авыртуны басучы дарулар (табиб билгеләгән) эчәргә, каһвәдән, тәмәке, спиртлы эчемлекләр, майлы һәм кыздырылган ризыклардан баш тартырга, күбрәк ял итәргә, мөһимрәк эшләрне башка вакытка калдырып торырга киңәш итә.


Фикер өстәү