25 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Федерациясе тикшерү органнары хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм Россия Хөкүмәтенең 2013 елның 27 августындагы карары белән билгеләнә.

Россиянең беренче махсус тикшерү органы – тикшерү канцеляриясен – 1713  елның 25 июлендә Пётр I оештыра. Аның җитәкчесе итеп гвардия майоры Михаил Волконский билгеләнә.

Бу бәйрәмне РФ Тикшерү комитетының, Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлекчәләренең, ФСБ һәм башка ведомстволарның барлык хезмәткәрләре билгеләп үтә. Әлеге органнар алдына куелган төп бурычларның берсе – җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы тикшерү, шулай ук башлангыч тикшерү барышында законлылыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау.

 Татарстанның «кара алтын»ы

1948 елның 25 июле Татарстанда девон нефтен чыгара башлау көне булып исәпләнә. Бу көнне Татарстанда иң эре нефть чыганагы гына түгел, дөньяда да иң эре нефть чыганагы  булган Ромашкино нефть ятмасы ачыла. Биредә 3 нче скважина бораулау вакытында «кара алтын» фонтаны бәреп чыга. Аның күләме тәүлегенә 120 тоннадан артык сусыз нефть тәшкил итә.

Ачык космоста беренче хатын-кыз

1984 елның 25 июлендә тарихта беренче тапкыр ачык космоска хатын-кыз космонавт чыга. Светлана Савицкая коллегасы Владимир Джанибеков белән бергә «Салют-7» космик станциясеннән читтә 3 сәгать 35 минут була. Алар металлар белән эшләү өчен төрле инструментлар сыныйлар.

Яшьләр фестивале

1947 елның 25 июлендә Прагада Беренче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ачыла. Анда дөньяның 71 иленнән 17 мең егет һәм кыз катнаша. Шунда ук беренче мәртәбә композитор Анатолий Новиков һәм шагыйрь Лев Ошанин тарафыннан язылган демократик яшьләр гимны яңгырый.  Фестивальдә төрле сәяси акцияләр, очрашулар, сәнгать һәм спорт чыгышлары уза. Мәскәүдә фестиваль ике тапкыр үткәрелә: 1957  һәм 1985 елларда. Ә 2017 елда Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален Сочи шәһәре кабул итә. Ул дөньяның 185 иленнән 25 меңнән артык кешене җыя.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү