Хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләмен арттыру турында закон кабул иткәннәр

Россиядә хәрби учет таләпләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйткәннәр. Дәүләт Думасы бу җәһәттән закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул иткән, дип яза ТАСС.

Шулай итеп, повестка алып та, нигезле сәбәпсез военкоматка килмәүчеләргә штраф күләме берничә тапкыр арттырылып, 10-30 мең сумга җитәчәк. Моңа кадәр штрафның иң зур күләме 5 мең сум гына тәшкил иткән.

Гаилә хәлеңнең, белемең, эш урыныңның үзгәрүе турында һәм башка шундый мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен – 1-5 мең сум, чит илгә ярты елдан күбрәк вакытка чыгу турында мәгълүмат тапшырмаган һәм хәрби комиссариатка барып күренмәгән өчен – 5-15 мең сум күләмендә штраф янаячак.
Хәрби чакырылыш чорында өч айдан артыграк вакытка яшәү урыныннан китү турында военкоматка хәбәр итмәүчеләр 10-20 мең сум күләмендә штрафка тартылачак. Ә медицина тикшеренүеннән баш тартучылар 15-25 мең сум түләячәк.

Тагын бер төзәтмә хәрби учет документларын белә торып бозу яки югалту турында статьяга кагыла. Моның өчен 3-15 мең сум күләмендә штраф каралган.


Хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләмен арттыру турында закон кабул иткәннәр” язмасына фикерләр

Фикер өстәү