Көчле магнит «бураны» көтелә

20 августта 4 баллы магнит дулкыннары көтелә. Аның пигы иртәнге 6дан кичке 6га кадәр туры киләчәк.

Бу гипертония һәм  йөрәк авырулыларның сәламәтлегенә җитди йогынты ясый. Сәламәт кешеләр дә аны сизми калмаячак. Магнит бураны вакытында табиблар сәламәтлеккә игътибарлырак булырга, саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә һәм башкарыла торган эш күләмен киметергә киңәш итә.

Кояшның рентген астрономия лабораториясе фаразына караганда, планетабызның тынгысыз магнитосферасы 30 августта да булачак. Магнитлы көннәрдә баш авыртулар, йокысызлык, хәл бетү, депрессия, кан басымы уйнау күзәтелергә һәм организмның йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегендә үзгәрешләр булырга мөмкин.


Фикер өстәү