Коронавирустан кемнәргә прививка ясарга ярамаганлыгы билгеле булды

Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов коронавирустан прививканы кемнәргә ясарга ярамавы турында сөйләп үткән. Бу хакта Газета.ru хәбәр итә.

Табиб сүзләренә караганда, COVID-19 инфекциясеннән вакцина ясаудагы чикләүләр гадәти грипптан вакцина ясаудагы чикләүләргә охшаш. Иң мөһиме – авырып торучы кешегә һич кенә дә прививка ясарга ярамый, дигән Жемчугов. Шуңа күрә тән температурасы 37 градустан арткан кешеләргә коронавирустан укол кадамаячаклар. Моннан тыш алдагы көнне хәмер кулланган кешеләр дә аннан мәхрүм калачак.
Владислав Жемчугов вакцина ясатырга әзер булып килергә һәм сораулар бирүдән тартынып тормаска өндәгән. Әйтик, вакцинаның яраклылык вакытын һәм аның суыткычта нинди температурада саклануын ачыклауның бернинди дә ояты юк, дигән ул. Табиб шулай ук докторның, пирчәткә киеп, бер тапкыр кулланылыштагы шприц белән генә эшләү-эшләмәвенә игътибар итәргә кушкан.
11 августта Россия Президенты Владимир Путинның, дөньяда иң беренче буларак, бездә коронавирустан вакцинаның теркәүгә алынуы турында игълан итүен искә төшерик. Аның атамасы – “Спутник V”. Россиядә инде быел көзен үк коронавирустан вакцина ясауга керешү планлаштырыла.


Фикер өстәү