Татарстанда көчле җил һәм 18 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген Татарстанда көндез җилнең көчәюе көтелә – аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Бу хакта республика Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атнаның беренче көнендә аязучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көндезге температура +13..+18 градуска җитәчәк.

 


Фикер өстәү