«Бу авылны яшьләр яшәтә»: Наласа нигә картаймый?

Бу авылны белмәгән татар юктыр. Данлыклы «Наласа авылы көе» аша даны еракларга таралган Арча районының Наласа авылы турында әле сүзебез. Шул җырны көйләп йөрдек-йөрдек тә без Наласага кузгалдык. Авыл халкы нишләп ята? Наласа нигә картаймый? Авылда гармун моңы ишетеләме? Бер кат Наласа урамнарын әйләнеп, шул сорауларга җавап эзләдек.

Наласаны… йорт баса

«Сезнең авылга килгәнем юк иде әле», – диюем булды, авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановна, биек «Нива»сына утыртып, Наласа буйлап «сәфәр»гә алып чыгып китте. Авыл зур булганга «сәфәр» дим: бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыкканчы, шактый вакыт узды. Наласа – зурлыгы буенча Арча районында өченче урында.

– Документ буенча, Наласада 230дан артык хуҗалыкта 737 кеше яши. Теркәлмичә яшәүчеләр дә хәйран, – дип сүзен башлады Илфира ханым. – Җирлек башлыгы булып 2012 елдан бирле эшлим. Мин килгәндә, яшьләрнең ыргылып шәһәргә агылган чагы иде. Ныгытып ябыштык без аларга. Авылга федераль, республика программаларын кертә башладык. Һәр елны, ким дигәндә, ике программа файдаландык. Шулай итеп, бер-бер артлы яңа йортлар калкып чыга башлады, искеләре төзекләндерелде. Ике катлы йортларның барысы диярлек субсидия акчасына салынды. Берсенең дә мәйданы 180 кв. метрдан ким түгел. Шәһәрнең кысан фатиры белән чагыштырырлыкмы, йә?!

Бер мизгелгә Наласада ике катлы йортлар бер катлыларына караганда күбрәк булып тоелды. Санамаганмын гына. Аларның барысында да яшьләр яши, ди. «Менә бу өйне бер яшь гаилә алды. Монысын да, әнә тегесен дә алачаклар», – дип тезеп китте Илфира Рамазановна. Авылда кеше яшәми торган өч йорт калган, алары да сатуга куелган инде.

Яшьләрнең шәһәрне түгел, авылны сайлаулары күпләр өчен гаҗәп, хәтта сәер тоеладыр хәзер. Арагызда ышанмаучылар да бардыр әле. Мәктәбендә 80гә якын укучысы, балалар бакчасында 50ләп баласы булган авыл карт була алмый инде. Әле бу – чик түгелдер кебек: юлыбызда бала арбасы тартып йөрүче берничә яшь ханым очрады.

Эшләгән кешегә…

Арчадан 10 чакрым ераклыкта гына урнашкач, Наласадан район үзәгенә барып эшләүчеләр дә бар. Үз эшен булдырган яшьләр, күпләп эре терлек асраучылар да җитәрлек. «Игенче» агрофирмасы булу белән дә бәхетле наласалылар. Даниял абый Нигъмәтҗанов хезмәт юлын моннан 40 ел элек миллионер «Октябрь» колхозында башлый.

– Шушында туып-үстем, 1983 елның язында армия сафларыннан кайттым да башка беркая да китмәдем. Китеп, кая барасың?.. Гаиләдә бердәнбер ир бала, әнине дә  калдырасы килмәде. Җитмәсә, ул чакта безнең колхоз бик данлыклы иде, – дип искә ала ул.

Аның сүзенә Марат абый Шаһисламов та кушыла:

– Шофер булып эшләвемә 33 елдан артты, армиядән кайтканнан бирле авылда. Әле күптән түгел улым да хезмәт итеп кайтты. Ул да, авылда калам, дигән була инде. Киленебез нинди туры килер дә, нәрсә эшләп бетәрләр (көлә). Ир – баш, хатын – муен, дигән кебек, киленнәр хәзер ирләрен шәһәргә алып китү яклы бит.

Яныбызда торган Илфира ханым да килеште бу сүзләр белән. Яшь ир-егетләрне авылда калдырырга үгетләгәндә, хатыннары сүзеннән чыгару авыр, ди ул: «Ирләр каты торырга тиеш тә бит, юк шул, кайберсен өйрәтергә туры килә».

Читкә киттек. Эш турында бит сүзебез. Нәфесле халык яши монда. Яхшы мәгънәдә, билгеле. Җирлек башлыгы да шулай ди.

– Безгә һаман яхшы кирәк бит, заманча шартларда яшисе килә. Эшләгәне җитмәгән кеше мал-туарын асрый. 10 хуҗалыкка мини-ферма программасы буенча акча юнәттек. Гомумән, авылда узган ел 457 баш эре терлек бар иде, шуның якынча 200 башы – савым сыерлары.

– Хәзер яшәү дә, эшләү дә рәхәт, – дип сүзгә кушыла Даниял абый. – Юк әйберне бар итеп яшәгән чаклар да булды әле…

Шөкер итеп яшәсәләр дә, борчыган проблемаларын да телгә алды алар. Бар җирдәгечә инде: авыл хуҗалыгы продукциясенә бәянең түбән булуы борчый үзләрен. «Дүрттән торып чаба башлыйсың, тырышасың, ә нәтиҗәдә… Хәзер кибеттәге су бәясе дә 25–30 сумнан ким түгел. Без сөтне 21 сумнан тапшырабыз», – ди Марат Шаһисламов.

Яшь йөрәкләр

Без сокланып йөргән дәү йортларның берсендә яшәүче Рөстәм һәм Ләйсән Төхбәтуллиннар аңа карап кына малларын бетерергә җыенмый. Киресенчә, ният-планнары зурдан. Ир бала алып кайтабыз дия-дия, биш кызлы булган бу гаиләнең мул тормышы – фәкать тырышлык күрсәтү әҗере.

– Хатыным – күрше авыл кызы, ә мин – бөтенләй Яшел Үзән районыннан. Балаларга йөрергә өр-яңа балалар бакчасы, укырга якты мәктәбе бар, яшьләр күп. Наласа шуңа да якын. 9 баш мал асрыйбыз, йорт-җиребезне җиткезеп бетерәсе бар. Ходай саулыктан гына аермасын, – ди гаилә башлыгы.

Наласа киленнәрен бер телгә алган идек бит әле. Тик безгә ирләрен читкә «каеручылар» түгел, авыл өчен җаннарын бирергә әзерләре очрады. Авыл мәдәният йорты мөдире Чулпан Сабирова Наласада 2010 елдан бирле эшли.

– Бүген Наласаны яшьләр яшәтә. 50 яшькә кадәр булганнарны кертәм мин яшьләргә. Чөнки алар авыл өчен янып-көеп яши, өмә булсынмы, башка чарамы – тиз арада җыелалар, җир җимертеп эшлиләр. Лимонад цехына кадәр бар бит монда…

Аның бу фикерен авылда китапханәче булып эшләүче Гөлчәчәк Сабирҗанова да кабатлады. Дәрвишләр бистәсендә туып-үсеп, Наласа егетенә кияүгә чыккан Гөлчәчәкнең гомерлек хыялы чынга ашкан монда.

– Мин кечкенәдән авылда яшәргә хыялландым. Әнием – Әгерҗенең Чишмә авылыннан. Анда яшәүче әби белән бабама сокланып үстем. Ирем бабам кебек булса ярар иде, дип хыяллана идем. Фәрештәнең «амин» дигән сәгатенә туры килде: тавышларына кадәр охшаган аларның, – дип сөйләде ул.

И. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында Винера Ганиеваны укыткан Клавдия Захаровна Щербинина классында, аннан соң педагогика университетында Айдар Фәйзрахманов классында укыган Гөлчәчәк, умартачы егеткә гашыйк булып, Наласа авылына кайта да җыр-моңнарын авылдашларына һәм… китапларга гына бүләк итә. Их, сез аның җырлаганын ишетсәгез иде!

«Өздереп гармун уйныйлар…»

Данлыклы җырда җырлана торган бу авылда бүген дә гармун тавышы ишетеләме? Бу сорауны мин юлыбызда очраган һәр кешегә бирдем. «Безнең ярты авыл – көрәшчеләр, калганы – гармунчылар», – дип җавап бирде алар, уенын-чынын бергә кушып. Авылның «Мирас» ансамбленә йөрүче иң өлкән гармунчы Камил Габдрахманов белән дә шул турыда сөйләштек.

– Бездә элек-электән музыкага гашыйк кешеләр бик күп. Минем әти дә пианинода, скрипкада, курайда, тальянда, хромкада, баянда уйный белә иде. Яздырып алган көйләрен әле дә тыңлап шаккатам мин. Бу традицияләр бүген дә саклана. Гомумән, җыр, моң – татарның канына сеңгән төшенчәләр. Безнең халык җырны аңлап башкара. Шуның белән яши, куанганда да, кайгырганда да, җырга мөрәҗәгать итә. Мәктәптә район сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Егет-кызлар шактый йөри. Ансамблебез дә бар. Яшерен-батырын түгел, без капиталистик илдә яшибез. Халык та «частник»ка әйләнеп бара. Кеше белән эшләү авыррак хәзер. Әмма, көн саен ук булмаса да, җыелабыз, – дип сөйләде ул.

***

Наласага сәфәребез авыл мәдәният йортында кич утыру белән төгәлләнде. Авылның «Мирас» ансамбле, район мәдәният йортының «Хәзинә» ансамбле һәм авыл халкы белән уйнаштык, җырлаштык, серләштек, көлештек тә, «Наласа көе»н көйли-көйли, «Җырлап яшә, Наласа!» – дип, Казаныбызга кайтып киттек.

«Наласа авылы көе» җырын сугыш алды елларында авылдан Донбасс шахталарына китеп эшләгән егетләр туган җирләрен сагынудан чыгарган. Гадәттә, алар авылга баеп кайта торган булганнар. Тик барысына да туган якларга кире әйләнеп кайту насыйп булмаган – кайсы шунда тормыш корып калган, кайсын таш баскан… Менә шулар чыгарган да инде халкыбызның «Наласа авылы көе», «Шахта» кебек мәңге үлмәс җырларын.

«Гасырларны кичкән Наласа» китабыннан

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү