Менделеевскта кросс ярышлары узды

Бүген Менделеевск шәһәрендә «TIMERMAN» спорт чаралары сериясенең соңгы узышы узды.

Көзге яңгырлы көн булса да, Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән спорт сөючеләрне бу бер дә куркытмады. Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев барлык катнашучыларны, спорт бәйрәменең кунакларын сәламләп, Әтиләр көне белән дә тәбрик итте.

Кросс катнашучылары өчен берничә дистанция тәкъдим ителде: 3, 10 яки 20 чакрым. Балалар да үз көчләрен сынап карады. Аларны стартка беренчеләрдән булып чакырдылар. Яшь спортчылар өчен 300 һәм 600 метрга «TIMERKIDS ярышлары оештырылды.

«TIMERMAN» спорт чаралары сериясенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Анастасия Денисова әйтүенчә, йөгерешләрдә барлыгы 800ләп кеше катнашыр дип көткәннәр.

– Бу — Менделеевск шәһәрендәге беренче узышыбыз. Киләсе елда да монда килеп, катнашучылар санын арттырырга ниятлибез, – ди оештыручы Анастасия. – Әлеге спорт бәйрәменең үзенчәлеге трассада. Ул гадиләрдән түгел: Кама елгасы, урманнар-кырлар буйлап сузылган трассада йөгерүчеләр табигать белән дә хозурлана алды.

Катнашучылар арасында Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Коми, Чувашия Республикасы, Самара, Калуга, Курск, Киров өлкәләре, шулай ук Мәскәү спортчылары бар иде. Шулар исәбендә профессиональ спортчылар, йөгерү белән яңа гына шөгыльләнүчеләр дә бар.

Казаннан килгән 43 яшьлек эшмәкәр Илдар Фәхретдинов бүген егерме чакрымлы дистанцияне узды. Гомумән, ул алты ел спорт белән шөгыльләнә.

– Мин быел өч тулы марафонда (42,2 чакрым), Никола-Ленивец трейлында (табигый рельеф буйлап йөгерү) катнаштым. Спорт белән дус булу – сәламәтлек нигезе. Дөрес тукланасың, көндәлне режимыңны саклыйсың, – ди Илдар. – Йөгерү тезләргә зыян китерә, диләр, әмма сулыш алу һәм дөрес техника белән йөгерсәң, бу бары тик файдага булачак. Иң мөһиме – дөрес йөгерергә кирәк. Үзем атнага кимендә өч-дүрт тапкыр күнегүләр ясап, йөгерәм. Гадәттә 6-8 чакрым, әмма атнага бер тапкыр – 15 чакрым йөгерергә тырышам.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү