Яман шеш күзәнәкләрен үтерүгә сәләтле җимешне атаганнар

Медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов белдергәнчә, гранат җимеше һәм согы организмны яман шеш күзәнәкләреннән сакларга мөмкин. Галим гранатның ялкынсынуга каршы бик нәтиҗәле көрәшүче антиоксидант матдәләргә бай булуын билгеләп үткән.

Организмда нәкъ менә ялкынсыну процесслары күзәнәкләренең хәтәр үзгәрүенә йогынты ясый. Шул сәбәпле, табигый үлгәннән соң, алар организмнан чыгарылмыйча туплана. Нәтиҗәдә яман шеш барлыкка килә. Гранаттагы матдәләр яман шеш күзәнәкләренең үрчүен тоткарлап кына калмыйча, аларны юкка да чыгара, дип яза Медикфорум.

Галим аңлатып үткәнчә, бу җимештәге матдәләр шулай ук ашказаны, авыз куышлыгында ялкынсынуга каршы көрәшә һәм буыннарның ялкынсынуын киметә.
Моннан тыш ике атна дәвамында көненә берәр стакан гранат согы эчү холестерин микъдарын киметүгә ярдәм итә. Гранат шулай ук кан тамырларын ныгыта, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, хәтерне яхшырта.


Фикер өстәү