Без белгән һәм белмәгән штрафлар: авыл җирендә нинди кагыйдәләрне истә тоту мөһим?

И-и, матурлыкны яратабыз да инде. Көзгедәге чагылыш кына түгел, тирә-юньнең чисталыгы, төзеклеге дә күңелгә рәхәт. Ә ул, кем әйтмешли, үзебездән тора. Бүген авыл җирендә дә койма буендагы кычытканны чабудан алып, тавык-чебеш, хәтта этләрне урамда йөртүгә кадәр, күбебез белеп тә бетермәгән кагыйдәләр бар. Аларны үтәмәгән өчен штрафлар да каралган. Яшәешебезне көйләүче тормыш кануннары нидән гыйбарәт? Авыл җирендә бармак селкеп, «Ярамый!» – дип кисәтергә кемнең хакы бар? «ВТ» көн кадагындагы кагыйдә-штрафларны барлады.

Капка төбен җыйганмы?

Бу арада кесә телефонындагы авыл төркемнәрендә бер үк хәл: җирлек башлыклары йорт тирәләрен җыештырырга өндәп, «сәлам хатлары» яза. Юктан түгел! Халык телендәге сельсовет бу эшне карап-тикшереп торырга тиеш булса, хуҗаларга моның өчен җаваплылык каралган.

– Безнең авылда өмәләр башланды инде, – ди Буа районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова. – Халык үзе белеп эшли. Кайбычның үзәк урамын, кардан арынгач, әйткәнне дә көтмичә, җыештырып куялар. 1 май тирәсендә зур өмәләр башлана. Ул яктан бар да тәртиптә. Авыл халкы тирә-юнен үзе белеп җыештыра. Гомумән дә, шалтыратып, барып әйтеп йөргәнем юк. Яшенә яки сәламәтлегенә күрә, бу эштә катнаша алмаучылар да бар, әлбәттә. Андыйларның йә туганнары кайта, йә минем кызлар кереп җыештырып чыга. Акча белән янаганчы, алдан кисәтүне артык күрәм. Җирлек башлыгы булып биш елга якын эшләү дәверендә бер штраф та салганым юк.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, йорт яны территорияләрен карап тору муниципаль хакимият органнары вәкаләтләренә керә. «Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, шәхси торак йорт территорияләрен һәм хуҗалыкка терәлеп торган җирләрне тәртиптә тотуга йорт хуҗалары җаваплы. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә кисәтү яки штраф яный. Гражданнар өчен ул – 2–2,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 15–35 мең сум, юридик затларга  200–500 мең сум тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.

Таш-ком тыела

Капка төбеннән ерак китмичә, урам ягында озак яткан ком, такта ише төзелеш материаллары өчен дә шундый ук җәза бар.

– Быел төзелеш эшләре башкарачак кешеләргә белешмә язып бирәбез, шул очракта гына урамда төзелеш материалларын саклау рөхсәт ителә, – ди Арча районының Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. –  Ә узган еллардан, өченче еллардан калган вак-төяк таш, ком, такта ярамый. Әле бүген генә урамнарны йөреп чыктым, хуҗалыкларга кереп аңлаттым. “Район үзәгеннән махсус комиссия килсә, сезгә штраф салыначак, мин сезне саклап кала алмаячакмын», – дип тә кисәтәм. Күпмедер вакыттан соң, урамнарны яңадан йөреп чыгачакмын. Районнан тикшерүчеләр экологик икеайлык вакытында килә. Шуңа күрә алдан ук чарасын күрәбез. Бу вазыйфада 12 ел эшләү дәверендә халыкка бер генә штраф та салмадым һәм суктырмадым. Чөнки кешене акча белән куркытып түгел, ә матур итеп сөйләшеп кенә тәрбияләп була дип саныйм.

Сакла тавыгыңны!

Дөнья булгач, күршеләр арасында низаг та чыкмыйча тормый. Ә гауга куптарырга хәтта тавык та җитә. Республика районнарында мал-туар, кош-кортка да таләпләр бар.

– Безнең авыл территориясен тышкы төзекләндерү кагыйдәләре гамәлдә. Анда нәрсә ярый, нәрсә юк икәне барысы да язылган. Мондый документ һәр җирлектә бар, ул законда каралган, – ди Ютазы районының Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина. – Дөрес, штрафлар юк. Без кисәтү ясап чикләнәбез. Мин үз авылдашларыма штраф салуны күз алдына да китермим. Хәзер менә яшел үлән тишелгәч, малларны чыгара башлаячаклар. Безнең авылда ике көтү бар. Терлекләрне шунда гына йөртегез, дип әйтәбез. Югыйсә кайберәүләр малны капканың теге ягына гына озата. Мондый очракларны теркәп, фотога төшерәбез. Башта кисәтү ясала, кат-кат әйткәннән соң да тыңламыйлар икән, беркетмә төзелә. Ул да – кисәтү чарасы. Кош-корт урамда йөрмәсен, дип тә еш мөрәҗәгать итәләр. Бер заман шулай: «Күрше тавыгы капка төбемә тычып киткән», – дип шалтыраттылар.  «Хәзер киләм дә җыештырам», – дидем инде. Нәрсә дип әйтим. Сөйләшәбез, аңлатабыз. Менә хәзер каз-үрдәк ала башлаячаклар. Кайбер кеше капка төбенә бәләкәй генә тимер челтәр куя да кош-кортны шунда үстерә. Бу бер дә матур күренеш түгел.

Сүз уңаеннан, быелның 1 мартыннан Татарстанда этләрне карап тоту һәм урамга алып чыгуга бәйле таләпләр дә гамәлгә керде. Аның нигезендә, дүрт аяклы дусны урамга муенчаклы бау белән генә алып чыгарга ярый. 14 яше тулмаганнарга эт белән урамда йөрү, гомумән дә, тыела. Йорт хайваны асраучылар эш көннәрендә – 22.00дән 06.00 сәгатькә кадәр, ялларда исә 22.00дән 09.00 сәгатькә кадәр тынлык тәэмин итәргә дә тиеш. Эт кенә димәгез! «ВТ» хәбәрчесе Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән ачыклык та кертте: яңалык авылда яшәүчеләргә дә кагыла. Штрафлар юк. Тик әлегә, дип өстисе килә. Иң мөһиме, тавыш авылдан читкә чыкмасын.

Үрмәгөл өчен – рәшәткә

Авыл җирендә күпләр үстерә торган ипомея үрмәгөле дә баш бәласенә әйләнмәгәе. Быелдан ул мәк, шалфей кебек үсемлекләр белән беррәттән, тыелганнар исемлегенә кертелде. Бакчада үсенте саны уннан артып китсә, физик затларга 5 мең сумга кадәр штраф яный. Ә йөздән артык тыелган гөл үстерүчеләрне ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Билгеле булганча, бакчадагы балтырган өчен дә халыкка 5 мең сумга кадәр штраф яный.

– Әлеге үсемлек иң күбе – бездә, – ди Биектау районының Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Нияз Усманов. – Әкренләп авыл җирлегенә караган бөтен җирне эшкәртеп барабыз. Татарстанда берничә елдан бирле моңа бәйле программа гамәлдә. Агу сипкән урыннарда балтырган күзгә күренеп кими. Ә бакчаларны халык үзе чистартып торырга тиеш. Авыл халкы җаен тапты инде: сабагын кисеп, төбенә тоз салсаң, бүтән чыкмый ул. Моның өчен штраф салганыбыз юк.

Эх, Саба үләннәре

Теләсә ни булсын, үләнне дөрес итеп үстерә белүчеләр Сабада күбрәк. Районда шактый еллардан бирле капка төбендәге гап-гади яшел чирәмгә дә, дөресрәге, аның озынлыгына таләп куелган. Үлән 15 сантиметрдан артмаска тиеш. Тик бу гайре табигый хәл түгел, тышкы төзекләндерүгә бәйле таләпләр бөтен җирлекләр өчен дә берүк, дип аңлаттылар район хакимиятендә.

– Без 131 нче федераль закон буенча эшлибез. Аның нигезендә һәр җирлекнең үзенең расланган тышкы төзекләндерү кагыйдәләре бар. Алар бер-берсенә охшаган. Казанда да, Сабада да, Килдебәк авылында да кагыйдәләр берүк диярлек, – ди Саба районы Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Альберт Минекаев. – Чисталык һәм матурлыкны һәркем ярата. Капка төбендә озын булып үләннәр үсеп утырса, бер дә ямьле түгел бит.  Линейка белән үлчәп йөрмиләр, әлбәттә. Үлән баскан капка төпләре үзеннән-үзе күзгә ташлана. Беркем дә шунда ук килеп штраф салмый. Андыйларга кисәтү ясала. Җирлек башлыгы беркетмә төзи ала. Штраф күләме 2–3,5 мең сум тәшкил итә. Ләкин безнең халык чисталыкка өйрәнде инде. Күрше районнарга чыккач, анда берәр метрлы үләннәр үсеп утыруын күргәч, үз районыбыз ямьлерәк икән, дип тагын бер кат горурланып куябыз.

 

«Таләпләрне башкару мәҗбүри»

Һәр район, авылның үз җыры дигәндәй, бу мәсьәлә республика күләмендә ничек контрольдә тотыла? Штрафтан куркасымы? Әлеге сорауларга ачыклык кертүне сорап, Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.

Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә тышкы төзекләндерү өлкәсендә бердәм һәм башкару өчен мәҗбүри булган таләпләрне билгеләүче Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре расланган һәм гамәлдә, дип аңлаттылар министрлыкта.

Аларны бозган өчен, ТРның Административ хокук бозулар кодексы (алга таба Кодекс) белән берлектә административ җаваплылык та каралган. Шул рәвешле, Кодексның 3.6 маддәсе нигезендә, торак пункт һәм шәһәрләрдә калдыклар белән эш итү һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф рәвешендәге административ җаваплылык яный. Аның күләме гражданнарга – 2–3 мең сум, вазыйфаи затларга – 15–30 мең сум, юридик затларга 200–500 мең сум тәшкил итә. Законны икенче кабат бозганда, штраф күләме арта.

“Кодекста башка төр хокук бозулар өчен дә җаваплылык каралган. Шул исәптән, 3.17 маддә нигезендә, транспорт чарасын торак пункттагы яшелләндерелгән территорияләрдә (газон, чәчәк бакчалары, табигый үсемлекләр), балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннар йөртү урыннарында, йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданнарында калдырырга ярамый. Моның өчен гражданнарга – 2–3,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 5–20 мең сум, юридик затларга 50–100 мең сум күләмендә штраф яный.

Татарстанның барлык муниципаль район һәм шәһәр округларында администртив комиссияләр гамәлдә. Административ эшләрне алар тикшерә һәм хокук бозу очрагыннан чыгып, кисәтү яки штраф билгели. Кодекс нигезендә, җирле үзидарә башлыкларына да администртив хокук бозу турында беркетмә төзү хокукы бирелә», – диелә министрлыкның матбугат хезмәте биргән аңлатмада.

 

Сак бул!

Татарстанда 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда учак ягучы, ачык һавада ризык әзерләүче физик затларга 20 мең сумга кадәр штраф яный.

 

Сорау – җавап

Авылда урамда машина юган өчен штраф салалармы?

Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:

– Казан шәһәрен тышкы төзекләндерү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, машинаны йорт яны территориясендә юарга, бензин һәм майлар агызырга, тавыш сигналларын, тормозларны һәм двигательләрне көйләргә ярамый. ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, моның өчен гражданнарга 2000–3500 сум штраф каралган. Авылда яшәүчеләргә килгәндә, иң беренче чиратта, машина юган пычрак суны агызу сорау тудырырга мөмкин. Автомобиль химиясе кулланылса, бигрәк тә. Мондый пычрак суны читкә агызган өчен физик затларга 100–500 сум штраф каралаган. Әгәр мондый гамәлләр аркасында кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килсә, 150 мең сум күләмендә штраф, хәтта җинаять җаваплылыгы да бар.


Фикер өстәү