Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан белән очрашты

“ИННОПРОМ. Үзәк Азия” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан белән очрашты.

“Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп узганча, Төркия республикасы – Татарстанның чит илдәге әйдәп баручы хезмәттәшләреннән берсе. Былтыр товар әйләнеше 2,5 тапкыр үсеп, 2,9 миллиард доллар тәшкил иткән. Төркия компанияләре республикага 2,5 миллиард долларга якын акча инвестицияли.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан проектларына һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен, Төркия Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү